Яңа Сәрдек авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән Ф. Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкияте буенча оештырылган әңгәмә үткәрде, язучының тормыш юлын, һәм иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсен тәкьдим итте.
Зур Сәрдек авылы китапханәчесе “Әкият” балалар бакчасы нәниләре янына мәдәни сукмак оештырды. Бу көнне балаларга “2017 ел – Татарстанда Толстой елы” буларак билгеләп үтелүе турында сөйләде .“Рассказы о животных” китабыннан “Слон” исемле хикәяне уку оештырды. Л.Толстой әсәрләре китап укучыларны дус һәм тату, киң күңелле һәм әхлаклы булырга өйрәтә. Соңыннан балаларга группада уку өчен китаплар бүләк ителде.
7 февраль - ТР Дәүләт гербы кабул ителгән көн. Шул уңайдан Балыклы авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән «Ак барслы герб» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чарада балаларга гербның Дәүләт символы булуы, андагы төсләрнең ниләр аңлатуы турында сөйләде, канатлы барс турында легенда укыды.
Байлангар авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Сәламәтлек –зур байлык” дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрде. Авыл фельдшеры Саляхова Рузалия укучыларга сәламәт булу өчен нәрсәләр ашарга, нинди спорт төрләре белән шөгельләнү хакында сөйләп үтте. “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән презентация күрсәтелде.
Балалар китапханәсендә күппрофильле лицейның 6а һәм 6б сыйныф укучылары өчен этикет дәресе узды. Китапханәче Баһавиева Алсу балаларга яхшылык төшенчәсен аңлатты. Кешене нәрсә бизи? Матур сүзләр нинди була? Нинди эш-гамәлләр кешене бизи? дигән сорауларга җавап бирделәр. Укучыларга тормыштан алынган мисаллар китерелде. Балалар китап күргәзмәсе белән дә таныштылар, яхшылык, дуслык турында язылган китапларның геройлары турында сөйләштеләр, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр.
3 февраль көнне Сәрдекбаш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сүнмәс дәрт” вокаль ансамбленең 3 еллык юбилее үтте. Оешуга аз гына вакыт узуга карамастан, әлеге ансамбль ул сәхнәдә үз тамашачысын тапты. Чара дәвамында, сәхнәдә тәбрикләү сүзләре, дәртле биюләр, моңлы җырлар яңгырады
“Салават күпере” балалар бакчасы коллективы районда беренчеләрдән булып (җитәкчесе: Каюмова Л.Й.) “Татар кызы” конкурсы үткәрде.
Туган төбәгебезнең бай тарихын, аның горурланырлык язучыларын, шагыйрьләрен, данлыклы кешеләрен, аларның әсәрләре белән яшь буынны таныштыру китапханәчеләрнең төп бурычлары.
Шушы уңайдан Березняк авылы китапханәсендә 21 февраль көнне 09.00 сәгатьттә Кукмара районы Аман - Ошторма авылында туып үскән якташ шагыйребез, Ш.Маннур һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрләре лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган, бүгенгесе көндә 6 китап авторы Рәниф Шәриповның иҗатына багышланган “Чокырчаның моңлы улы” әдәби музыкаль кичә уздырыла. Булачак чарада әдипнең шигырьләре, әсәрләре, китапханәчебез тарафыннан тәкьдим ителгән китап күргәзмәсе, автор әсәрләреннән өзекләр, истәлекләр, әледән-әле экранда олуг язучыбызның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган презентация кичәнең эчтәлеген тагын да баетып җибәрәчәк. Әдәбият сөючеләрне, Р.Шәрипов әсәрләрен яратып укучыларны, әдипнең якташларын авылдашларын әлеге кичәдә көтеп калабыз.
Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының чираттагысы Каенсар һәм Ядегәр авыл җирлекләрендә үтте.