Янил авылы китапханәчесе 1-3 нче сыйныф укучыларына "Әкиятләр илендә”дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче гадәти һәм тылсымлы әкиятләр турында сөйләде. Геройларының яманлык, усаллык белән көрәшеп, әкият яхшылыкның җиңүе белән төгәлләнүен аңлатты. Соңыннан балалар канатлы бозау әкиятен карап, андагы геройларны чагылдырган викторина сорауларына җавап эзләделәр.
Ядегәрь авылы китапханәчесе 2 нче сыйныф укучылары белән “Хайваннар дөньясында” дип исемләнгән уен- дәрес уздырды. Әлеге чара балаларга йорт һәм кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету, аларга карата мәрхәмәтле булырга кирәклеген күздә тоту максатыннан үткәреде.
Дәрес барышында балалар берәр хайван турында мәгълүмат бирделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләделәр. Соңыннан Нури Аслановның “Ринат авылда” шигырен, С.Сәүбанованың “Нәни болан баласы” әкиятен уку белән тәмамланды.
Туган авылның, туган якның табигатен өйрәнү, аның белән ныклап кызыксыну, туган төбәктәге табигать үзенчәлекләрен белү, асылына төшенү – үз йортыңны, мәктәбеңне, авылыңны, илеңне ярату кешенең рухи ныклыгы өчен зарур. Чөнки һәркем өчен авыл, туган җир ифрат зур һәм тирән мәгънәгә, җуелмас хатирәләргә ия. Шул максаттан Ядегәрь авылы китапханәчесе 4 сыйныф укучылары белән “Туган авылым” дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырды. Чара барышында укучылар авылыбызның тарихы, күренекле шәхесләре белән танышып мәдәният йортында урнашкан музейда булдылар.
17 ноябрь көнне Нырты үзәк авыл мәдәният йорты хезмәкәрләре башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчасы балалары белән “Кыш бабайның туган көне” дип аталган чара үткәрделәр.
Байлангар авылы мәдәният хезмәткәрләре урта яшьтәге мәктәп укучылары белән “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” дигән әңгәмә үткәрде. Әлеге чара укучыларда үз-үзләренә хөрмәт, әйләнә-тирәдәгеләргә ышаныч, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатыннан уздырылды. Тәмәке тартуның куркыныч чирләр китереп чыгаруына басым ясалды.
17 нче ноябрь көнне Яңа Сәрдек авылы мәдәният йортында экология елы уңаеннан “Экологик марафон” дип аталган чара узды. Викторина формасында оештырылган әлеге чарада балалар экология төшенчәсенә аңлатма бирделәр, табигатьне саклауга үзәреннән нинди өлеш кертәләр, шул турыда фикер алыштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле уеннар уйнадылар.
Өченче чакырылыш район Советының чираттагы егерме дүртенче утырышы 21 ноябрьдә 9.00 сәгатьтә район советы бинасында чакырыла.
16.11.2017е. Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Гарафутдинова Эльмира Равиль кызы ведомство ара “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханәсендэ йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде, аның төп темасы: “Ата-аналар һәм балалар арасында конфликт”. Очрашу кысаларында, максатчан төркем белән, гаилә – ул бер берсе белэн үзара бәйләнгән коллектив дигән темага әңгәмә корылды. Шунда ук йөкле хатынкызларга консультатив ярдәм күрсәтелде: әгәрдә гаиләдә конфликтлы ситуацияләр чыккан очракта, аларны үзвакытында уңай якка хәл итәргә кирәклеге аңлатылды. Шулай ук буклетлар өләшенелде.
Әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, максатыннан Тат-Тулба авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә 7-8 класс укучылары катнашында “Көттермәсәк иде Әнкәйләрне” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрде. Кичә җыр- бию, нәфис сүз, шигырьләр белән үрелеп барды. Әлеге бәйрәмне котлап килгән Кәркәвеч авылы үзешчәннәренең җыр- биюләре кичәгә аерым бер күңелле ямь өстәде.