Березняк авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә әниләр көненә багышланган “ Талмас оста куллары” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрде. Кичәне ямьләндереп җибәрүче мөхтәрәм кунакларыбыз булып оста куллы яраткан әниләребез иде . Әниләребез тарафыннан әзерләнгән күргәзмә һәркемне таң калдырды. Кичә гармунның моңлы көйләре җырлары, биюләре, белән үрелеп барды.
Чура авылы китапханәчесе 6 сыйныф укучылары белән экология елына карата “Экоквест” дип исемләнгән уен оештырды. Әлеге чара сигез өлештән торды. Һәр тукталышта балаларны кызыклы биремнэр,башваткыч сораулар көтте. Җавапны дөрес белмәгән очракта җәзалар үтәделәр, һәм икенче этапка карточка ярдәмендә генә уздылар. Буталган хәрефләрне, сүзләрне табу, кроссвордларны чишү, җырлау, кызыклы хәлләрдән чыгу, чүпләрне аерып җыю, табигатьтә фотосүрәткә төшү, флаг буяу, китапларны темалары буенча аера белү укучыларга бик охшады. Ахыргы тукталышта китапхандә яшерелгән хәзинәне эзләү балаларны тагын да гаҗәпләндерде, чөнки ул китап формасындагы шкатулкада качырылган иде. Уенның ахыры истәлеккә үзләре тапкан хәзинә эчендәге значоклар тапшырылып, китап күргәзмәсе янындагы әңгәмә белән тәмамланды. Әлеге мероприятие һәркем өчен күңелле узды.
26 ноябрь көнне Адай авылында 50 елдан артык бергә гомер кичергән парларыбызга багышланган “Бергә - гомергә" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.
Чишмәбаш авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән берлектә “Җылы сүз җан эретә” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге чара балаларны кече яшьтән үк бер - береңә карата әдәпле, мәрхәмәтле олы җанлы булырга кирәклелеген аңлатып үстерү максатыннан уздырылды.Соңыннан “Йолдызчык” клубына йөрүче балалар белән татар халкының “Өч кыз” экияте сәхнәләштерелде.
Манзарас авылы китапханәчесе авыл халкы өчен Рөстәм Рәшитовның “Айсылу” кинофильмын күрсәтүне оештырды. Авылдашлары китапханәчегә тагын да шундый бай эчтәлекле киноларны еш күрсәтүне сорап таралышуы, безне дә әлеге чарага килгән кешеләрне дә кино сәнгәтен кабат торгызуны булдырырга кирәклеген исбатлады.
21 ноябрь көнне Югары Арбаш мәдәният йортында "Исәнләшү - матур гадәт" дип исемләнгән тематик әңгәмә булды. Балалар белән аралаша белү, исәнләшү сәнгате турында сөйләштек.
Яңа әйбер сатып алу - күңелле мәшәкать. Буяулары ялтырап торган җиһазны алып кайтып урнаштыргач, өй эче ямьләнеп китә, ә сөенеч әле әллә ничә көннәргә сузылырга мөмкин. Яңа кием, кесә телефоны яки планшет белән дә шул хәл. Әмма алган әйберең начар сыйфатлы булып, берничә көннән сафтан чыкса, билгеле ки, кәеф кырыла. Ярый ла, кабаттан шул сәүдә ноктасына алып барып, матавыкларсыз гына алыштырып яки акчасын кире кайтарып булса. Ә инде җитди каршылыкларга очрыйсың икән, кулланучы буларак, үз хокукларыбызны белү ярдәм итәр. Бу турыда республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Алсу Вәлиева, әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов, Роспотребнадзорның Саба, Мамадыш, Кукмара районнары бүлеге белгече Сергей Демидовлар белән сөйләштек. Сыйфатсыз хезмәт күрсәтү белән бәйле тема да читтә калмады.
“Урал” җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә бу елның ноябрь аена булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.
17 нче ноябрь көнне Янил авылы китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, авылдашлары Айнур белән Илназны армияга озату кичәсен үткәрде. Армия сафларына чакырылган егетләребезнең әти-әниләре, улларының исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды:матур җырлар яңгырады , солдат тормышы белән бәйле эчтәлекле шигырьләр укылды. Барлыгы 80 кеше катнашты.