9 сентябрьдә Кукмара шәһәренең “Добреев” кибете янындагы мәйданда “Бал” ярминкәсе була. Анда бал, яшелчәләр, ит сатылачак.
Башлана 8 сәгатьтә.
Зур Кукмара 10 сентябрь көнне мәдәният йортында “Яшел еланнан сак булыйк” дигән темага яшьләр арасында тәрбия сәгате уздырылды. Яшьләргә эчкечелек һәм тәмәке тартуның ни дәрәҗәдә кеше организмына зыянлы икәне турында аңлату эшләре алып барылды. Әңгәмәнең ахырында шундый нәтиҗә: “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл ”.
9 сентябрь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә “Терроризм – кешелек дошманы” дигән чара үткәрелде. Чара барышында авыл яшьләренә терроризмның нәрсә аңлатканын, террористларның максатлары нидә икәнлеге хакында сөйләнелде. Шартлаткыч җайланма урнаштыруның билгеләре белән таныштырылды, тест сорауларына җаваплар бирелде.
Быел Татарстан Президенты карары нигезендә республикада иң нәтиҗәле эшләгән 200 комбайнчы 100әр мең сум күләмендә премия алачак. Премияләрнең 150се бөртек суктыручы комбайннар экипажларына, 50се игеннәрне теземнәргә салучыларга биреләчәк. Әлеге бәйгедә районыбыз комбайнчылары да җиңүчеләр рәтендә булыр дип ышанабыз.
9 сентябрьдә Кукмара шәһәренең “Добреев” кибете янындагы мәйданда “Бал” ярминкәсе була. Анда бал, яшелчәләр, ит сатылачак.
Башлана 8 сәгатьтә.
Кукмаралылар бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова белән очрашты. Аңа балаларны авылдан Кукмара аграр көллиятенә йөртү өчен автобус, дәваханә, торак, җир мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кукмарага килде.
Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова Экология елы уңаеннан урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Гөлләрем, гөлкәйләрем” исемле чәчәк бәйрәме үткәрде. Бәйге барышында кызлар төрле кызыклы конкурсларда көч сынашты.
Байлангар авылы китапханәчесе урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Экстремизм һәм терроризмга каршы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар терроризм, экстремизм төшенчәләре, аның төрләре хакында мәгълүмат алды. Китапханәче укучыларны террор вакытында үзләрен дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук 2004 нче елда булып узган Беслан вакыйгасы искә алынды. Әңгәмә соңында укучылар “Нет терроризму” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышты.
5 сентябрьдә Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова мәктәп укучылары өчен “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар террор төшенчәсе турында мәгълүмат алды, аның ни дәрәҗә куркыныч икәнлегенә төшенде.