1 май көнне Аш-Буҗи авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре “Карга боткасы” бәйрәме уздырды. Чишмә янында балалар тәмле боткадан һәм кызарткан йомыркалардан авыз иттеләр. Балаларга күчтәнәчләр өләшенде. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.
Тат-Тулба авылы китапханәчесе клуб хезмәткәләре белән берлектә авыл башындагы чүплек урынын чистартуда, агач утырту акциясендә бик теләп катнаштылар.
Трыш авылы китапханәчесе 1-7 сыйныф укучылары белән берлектә бөек шагыйрь Габдулла Тукайнын тууына 131 ел тулу унаеннан "Без Тукайлы халык" дип исемләнгән әдәби- тематик кичә уздырды.
Трыш һәм Пычак авылы китапханәчеләре онытылып бара торган халкыбызның йола- бәйрәмнәрен торгызу һәм яңарту максатыннан
“Зәрә” бәйрәме үткәрде. Балалар өйдән-өйгә кереп такмак әйтеп ярма җыеп, шул җыелган ярмалардан ботка пешереп ашадылар. Бәйрәм төрле кызыклы мавыктыргыч уеннар"Кашыкка йомырка кабып йөгерү, эстафета, җыр-бию,туп тәгәрәтү, “Ал кирәк гөл кирәк”, “Капкалы” уенын уйнап үрелеп барды.
Районыбызның мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм ялларында авыл халкы өчен "Зәрә бәйрәмнәре" үткәрде. Әлеге бәйрәм кысаларында "Дәрә боткасы" пешерелде, йомырка җыю күркәм традициясе оештырылды.
(фотода-Пычак авыл клубы)
29 -апрель көнне Югары Шәмәрдән авылы клубында бөек шагыйрь Габдулла Тукайнын тууына 131 ел тулу унаеннан "Без тукай оныклары" дип исемләнгән әдәби- тематик кичә узды. Чара кысаларында балалар, әдипнең әкиятләрен сәхнәләштереп, аның шигырләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Тамашачылар бәйрәмне бик җылы кабул итеп, көчле алкышларга күмде.
Г.Тукай атналыгы кысаларында Өркеш авыл клубында “Шигьрият кичәсе” үткәрелде. Клуб мөдире Диләфрүз Тимергалиева әдәбият укытучысы Лилия Гыйбадуллина белән берлектә Г.Тукайның иҗаты, тормыш юлы белән таныштырдылар. Шагыйрь турында аудио- язма тыңлаттылар, балалар өчен мультфильм, презентация күрсәттелде. Ә укучылар аның шигырьләрен укыдылар.
Түбән Арбаш китапханәчесе Рима Хисамова Рабит Батулланың “Зәйтүнәкәй” әсәренә обзор ясады. Кичә, күмәкләшеп, “Туган тел” җырын җырлап, төгәлләнде.
Бу матур кичәдә Өркеш авыл җирлеге башлыгы А.Аглямова да катнашты.
28 апрельдә Югары Арбаш авылы китапханәчесе Нурфия Тимербаева, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәлектә, киң катлам китап укучылар өчен “Йолдыз булып туган Йолдыз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
21 апрель Манзарас авылы китапханәсе 2017 ел –Экология елы уңаеннан китапханә төнендә “Табигать һәм без” дигән темага тамчы шоу интеллектуаль уен үткәрде. Уенда ике команда “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр “ командасы көч сынашты. Алар экологиягә, табигатькә кагылышлы сорауларга җивап бирделәр. “Яратырга, кадерен белергә һәм сакларга” дигән күргәзмәгә обзор ясады. Кичә бик күңелле, балалар бик тырышып, уйлап сорауларга җавап бирделәр. Кичә ахырында баллар тигезләште һәм дуслык җиңеп чыкты.
Әсән-Елга авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан 26- апрель көнне балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай туган көн һәм Татарстан Республикасында туган тел көне уңаеннан“Тукай әкиятләренә сәяхәт” дигән балалар иртәсе үткәрелде. Максат: Балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштыру, туган телебезгә кызыксыну уяту.
Балаларны шагыйрьнең китаплары белән таныштырдым, аның “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштердек. Балалар шулай ук шагыйрьнең тормыш юлына багышланган презентация һәм аның әкият-шигырьләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Тукай әсәрләре буенча ясаган рәсемнәреннән күргәзмә оештырдылар.