9 апрель көнне Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә беренче тапкыр ”Татар мәдәнияты. Киләчәккә караш” ачык форум кысаларында зур чара узды.
Халыкара кошлар көненә Ядегәр авылы китапханәсендә “Канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән чара үтте. Китапханәче балаларга кошлар турында хикәяләр укыды, бездә кышлаучы кошлар, аларны ничек тәрбияләргә кирәклеген аңлатты. Соңыннан укучылар үзләренең яраткан кошларын ясадылар.
Мәмәшир авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Кошларның экологик әһәмияте” дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында балалар туган ягыбызда яшәүче кошлар, аларның табигатькә ясаган файдасы турында сөйләде. Шулай ук ничек һәм кайда кошларга оя куярга кирәген дә аңлатты.
Манзарас авылы китапханәчесе “Әкият” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән кошлар көнен билгеләп үтте.
Пычак авылы китапханәчесе укучыларга кошларның файдасы турында аңлату, кошларны ничек кайгыртырга, кошларны аера белү сәләтен үстерү,кечкенә дусларыбызга ярдәм итәргә өндәү максатыннан «Сыерчык» һәм “Карлыгач” командалары арасында КВН үткәрде.
Зур Кукмара авылы китапханәчесе “Бәләкәч” балалар бакчасында Халыкара кошлар көненә багышланган “Кошлар – канатлы дусларыбыз” исемле экологик дәрес үткәрде.
5- апрель көнне Мәмәшир авылы мәдәният йортында "Җәүһәр" клубы кабат очрашты.Өлкәннәр үзләренең кул эшләренә осталыкларын курсәттеләр.Авыл оста кулы-Рәйсә апаның башмаклары барысын да шаккаттырды.
Мәмәшир авылында балаларның каникуллары файдалы узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре туберкулёзга каршы әңгәмә,рәсемнәр ясау, куңел ачу, табын артында этикет кагыйдәләрен өйрәнүне оештырды.
2017 елның 31 мартында, Экология елы кысаларында, Кукмара районы Югары Арбаш урта мәктәбендә “Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә” исемендәге регионара фәнни- гамәли конференция үткәрелде. Конференциягә алты районнан 225 эш кабул ителде.
Кошлар көне уңаеннан Купка авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Кайтыгыз кошкайларым!”дип исемләнгән –экологик сәгатъ үткәрде.