ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

1 нче апрель көнне Вахит авылының “Батыр” спорткомплексында-Татарстанның атказанган агрономы, озак еллар “Вахитов исемендәге” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының баш агрономы, ярдәмчел,тырыш, авылыбызның олы йөрәкле кешесе булган-Рәхимуллин Нәсыйх Нотфулла улы истәлегенә I нче тапкыр волейбол турниры узды. Әлеге турнир Нәсыйх Нотфулла улының туганнары, иң якын дуслары, Янил авылы җирлеге, “Вахитов исемендәге” хуҗалык ярдәме белән үткәрелде. Волейбол ярышы ачылышында-Нәсыйх абыйның балалары-Фәнил-Алмаз Рәхимуллиннар, Янил авылы җирлеге Башлыгы-Илгизәр Корбанов, “Вахитов исемендәге” хуҗалык җитәкчесе урынбасары-Рәис Хөсәенов, Кукмара ветеринария бүлеге җитәкчесе-Рифат Кәримуллин, Казан шәһәренең ООО “АкВет” хезмәтенең генераль директоры-Радик Сафиуллов, “РифЭль” сәүдә үзәге җитәкчесе-Рифкать Фәхертдинов, Янил авылы элемтә бүлеге хезмәткәре-Мөнир Газизуллиннар катнашты. Нәсыйх Нотфулла улын искә алып, командалар арасында ярышлар башланып китте. Турнирда 6 команда-Кукмара (Вахит авылы), Саба, Балтач, Малмыж, Әтнә, Мамадыш районнары көч сынашты. Көчле, кызу уеннардан соң, нәтиҗәдә: 1 урында-Саба, 2 урында-Малмыж, 3 урында-Кукмара (Вахит авылы) районнары җиңү яулады. Нәсыйх Нотфулла улы истәлегенә багышланган турнир кубогына-Саба районы командасы ия булды. Җиңүче командаларга һәм һәр команданың иң яхшы уенчыларына дипломнар һәм иганәчеләрдән акчалата бүләкләр тапшырылды.

Турнир ахырында Нәсыйх абыйның уллары оештыручыларга, иганәчеләргә, уенчыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

 Нәсыйх Нотфулла улы-безнең күңелләребездә. Һәр кешегә ярдәм итеп, бар көчен,хезмәтен хуҗалыкка багышлады. Ул- гаиләсенә, якыннарына, Вахит авылына иң хөрмәтле кеше иде. Аны сагынып, юксынып авылыбызда, хуҗалыкта һәр көн искә алалар. Тиздән авылыбызның бер урамына “Нәсыйх Рәхимуллин” исеме биреләчәк.

Әлеге ярыш Нәсыйх абый рухына дога булып барып ирешсен иде. Аның якты истәлеге безнең күңелләребездә мәңге сакланыр!

Волейбол турнирыннан Сезгә фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Нияз Кәримуллин

Казан дәүләт мәдәният институты студенты
Автор фотолары

 

Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә балалар бакчасында  «Яңа китап яңа дус” исеме астында тәрбия сәгате үткәрде. Ул балаларга  кызыклы, матур рәсемле китаплар күрсәтте. Балалар әле укый белмәсәләр дә матур китапларны бик теләп карадылар. В конце мероприятия дети играли занимательные игры.


Иске-Юмья авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары өчен табигатьне саклауга карата  "Сез кошларны беләсезме” дигән исем астында әңгәмә уздырды. 

1 апрельдә Олыяз авылы мәдәният хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. 

 Аш-Буҗи авылы китапханәсендә  Бөтендөнья кошларны саклау көненә карата,  1 сыйныф укучылары белән “Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде.


31
март, 2017 ел
җомга

Купка авылы китапханәчесе Юзмухаметова Р.Х 5-6 класс укучылары белән берлектә “Могжизалар иле-Китапханә” дигән исем астында библиографик дәрес уздырды.      

Байлангар авылы мәдәният йортында туберкулез авыруы hәм аны кисәту максатыннан авыл фельдшеры Рузалия Саляхова әнгәмә уздырды. Ул чарада катнашучыларга авырудан саклану hәм аны булдырмау хакында бик тәфсилле итеп анлатты.

Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан Күкшел мәдәният йортында мөһим чара үтте. Туберкулез турында тулырак мәгълүмат бирү һәм әлеге авырудан саклану чаралары турында сөйләшү өчен Күкшел мәдәният йортында авыл яшьләре белән “Туберкулез һәм аңа каршы көрәш чаралар” дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде. 
Чарага Күкшел авылы фельдшеры Валиева Гөлфия Миннәхмәт кызы чакырылган иде. Ул катнашучыларга авырудан саклану һәм аны булдырмау хакында аңлатты.

Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан, 28- март көнне Пычак авыл китапханәсендә “Сак булыгыз - туберкулез” дигән китап күргәзмәсе оештырылып, “Сәламәтлек -зур байлык ” дигән әңгәмә үткәрелде. Балаларга туберкулез авыруын ничек булдырмау турында, авыруның сәбәпләре, беренче билгеләре хакында аңлатылды. Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк? дигән сорауга В.Казьминның ”Справочник домашнего врача” дигән китабы аша җавап табылды.

Зур Кукмара мәдәният йортында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан 5-8 класс укучылары белән (16 укучы) “Туберкулез- куркыныч авыру” дигән темага түгәрәк өстәл үтте. Укучыларга туберкулез авыруының килеп чыгуы, беренче билгеләре , ничек итеп әлеге авыруга каршы торырга кирәклеге әйтелде. Соңыннан укучылар белән бергә “Профилактика, диагностика и лечение туберкулеза” дигән презентация карадык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International