ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Аш.Буҗи авылы клубында начар гадәт - наркотикларга багышланган тематик кичә үткәрелде. Авыл яшьләре катнашында узган чарада гыйбрәтле һәм аянычлы язмышлар турында сөйләнде.

Юлларда шоферлардан гына түгел, ә җәяүлеләрдән дә зур игътибарлылык сорала. Бәла-казаларга юлыкмас өчен аяк һәм өс киемнәренә, шулай ук балаларның коляска, чана, велосипедларына яктылыкны кире кайтаручы элемент – фликерлар беркетү зарур.

Беренче медицина пункты XIX гасырның икенче яртысында Кошеловларның шәхси йортында ачыла. Ул вакытта бу пункт Мамадыш өязе земствосы управасы карамагында була. Фельдшер булып Платонов П.Т. эшләгәнлеге мәгълүм .

Авыл уҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техниканы ремонтлауга әзерлеге буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында үткәрелгән республика конкурсына нәтиҗә ясалды.

Поч.Кучук авылының “Кнавел” балалар мари фольклор коллективы (җитәкчесе Леонид Искаков) фин-угор халык иҗатының “Без бер агачның ботаклары” республика балалар фестивалендә катнашып, лауреат булды, дип хәбәр итә “Наш Кукмор” төркеме. Чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да иҗат уңышлары телибез.

Алтын көздән соң кар буранлы кыш айларына да аяк басып керәбез. Табигатькә бу вакытта сихри матурлык кына түгел, ә грипп чире дә килә.

Туембашлыларның тик тормыйча, нинди дә булса “мөгез” чыгарырга яратканнарын беләбез. Яхшы мәгънәдәге “мөгез”, билгеле. Урамнарны бозмыйча гына бакча эчләреннән су челтәре сузу, өлкән буынның кичләрен  скандинавиячә йөреп, районны шаккаттырулары дисеңме, “Чәчәк елы” конкурсы игълан итеп, бөтен авыл белән ярыша-ярыша чәчәк үстерүләреме... Соңгы елларда гына бу җирлектә өч буа-плотина  сафка басты.

Әлеге җирлектә яшәгәч, күреп-белеп торабыз, быел биредә чыннан да, шактый күп эшләр башкарылды. Авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиевның җитәкче кәнәфиенә утырганына сентябрь аенда  бер генә ел булса да, оештыру сәләте зур. Әйдәгез, ел дәвамында биредә ниләр эшләнелгәнен барлыйк әле.

шәячәге бәхәссез.


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Хөрмәтле салым түләүчеләр!

Салым инспекөиясе граңданнарны 2015 елга физик затларның милкенә булган салымның, транспорт һәм җир салымнарының 2016 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләнгән булулары турында искәртә.

"Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә 2016 елның 28 ноябрендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International