ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы үтте. Анда әдәбият-сәнгать сөючеләр җыйналган иде. Утырышта һәвәскәр шагыйрә Мәгъмүрә ханым Мәрданованың “Мизгел” дигән китабы тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында наркотикларга каршы республика комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Видео режимындагы бу утырышта безнең районның наркотикларга каршы комиссиясе вәкилләре катнашты.

Укучы кызларыбыз Алсу Әюпова, Гөлфия Нәбиева, Нәфисә Зарипова белән “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалындагы “Тамчы- шоу” интеллектуаль уенына бардык. Бу көнне без түземсезлек белән көттек. Казан шәһәренә экскурсия дә булды бу.

Элеккеге “Исток-Агро” агрофирмасының “Уңыш” бүлекчәсен Вахитов исемендәге хуҗалык үз карамагына алып, “Вахитов” җәмгыяте формалашып эшли башлаганнан бирле, бу якларда искән үзгәреш җилләре турында хәбәрләр һәрдаим диярлек ишетелеп тора. Шунысы куанычлы – сөенечле хәбәрләр. Үткән атнада биредә үткәрелгән семинар барышында барысын да үзебез күреп кайта алдык.

 Үткән атнада үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән  әлеге һөнәр ияләре арасында Айдарның районда иң яхшылар исемлегендә булуы гаҗәп түгел. Чөнки ул сабыр, гади, юкка-барга шапырынмыйча, тыныч кына үз вазыйфасын башкара. Аның карамагындагы Янил, Ядегәр, Нырья җирлекләрендә яшәүчеләрнең дә Айдарны хөрмәт итүләренә шик юк. Кемнән генә кызыксынсаң  да, Коломбо турында яхшы фикер генә ишетерсең. Әйе, әйе, үз итеп, яратып аны бу төбәктә Коломбо дип йөртәләр.

Кукмара туган төбәк тарихын өйрәнү музее тарафыннан уздырыла торган чираттагы “Утырма” Кукмара киез итек-киез комбинатында уздырылды. Утырма вәкилләренә Кисиль Ирина Юрьевна комбинат буйлап экскурсия тәкъдим итте. Килгән кунаклар итек басу технологиясе һәм әзер продукция белән якыннан таныштылар. Бу истәлекле һәм мавыктыргыч очрашу чәй өстәле артында тәмамланды.

Казанда бөтенроссия самбо көненә багышлап үткәрелгән турнирда “Зилант” спорткомплексында шөгыльләнүче (тренеры Марс Бәдретдинов) Айнур Нурәхмәтов 54 килограммлы үлчәү авырлыгында бронза медаль иясе булды.

Манзарас мәктәбендә “Юл йөрү кагыйдәсен яхшы белүчеләр” дигән район конкурсы үтте. Әлеге чара юл һәлакәтләрендә гомере өзелүчеләрне искә алу көне уңаеннан оештырылды.

Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, моннан 115 ел элек Кукмара авылында самавыр җитештерелгән. Әлеге түгәрәк дата уңаеннан Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда “Самавыр бәйрәме” гөрләде.

Аш.Буҗи авылы клубында начар гадәт - наркотикларга багышланган тематик кичә үткәрелде. Авыл яшьләре катнашында узган чарада гыйбрәтле һәм аянычлы язмышлар турында сөйләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International