25 ноябрь көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда Әниләр көненә багышланган чираттагы “Утырма” узды. Утырмада катнашучыларның кул эшләреннән “Кулларымнан гүя гөл тама” исемле күргәзмә оештырылды.
25 ноябрь көнне №4 "Ләйсән" балалар бакчасы балалары белән китапханәдә "Әни - кадерле сүз" дип аталган шигырь сөйләүчеләр конкурсы үтте.
25 ноябрь көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда Әниләр көненә багышланган чираттагы “Утырма” узды.
Гала-концертта Әниләр көненә багышланган районкүләм җыр һәм шигырь конкурсының җиңүчеләре чыгыш ясады. Концертны Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән берлектә “Алтын Арфей” талантлы балалар мәктәбенә йөрүче балалар башлап җибәрде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында наркотикларга каршы республика комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде.
Казанда “Илаһи моң” дип исемләнгән өченче рухи мирас фестивале узды. Әлеге чараны Бөтендөнья конгрессы, Россия ислам университеты, Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан Федераль университеты оештырган.
Бу көннәрдә Район башлыгы Сергей Димитриев Башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Ильнар Гаязов белән Краснодар төбәге Адлер районында һәм Мәскәү өлкәсе Наро-Фоминск шәһәрендә командировкада. Район Башлыгы әлеге шәһәрләрдә хәрби частьлар белән шефлык элемтәләре урнаштыру өчен килешүгә кул куйды.