ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Яшел Үзән шәһәрендә бокс буенча республика турниры  үтте.

8 октябрь көнне Вахит авылы мәдәният йортында Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан әдәби-музыкаль чара үткәрелде. 



15
октябрь, 2016 ел
шимбә

Зур Кукмара авылы мәдәният йортында Татарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров һәм район башлыгы Сергей Димитриев катнашында район фермерлары берләшмәсенең хисап-сайлау җылышы була. Башлана сәгать 10.00да.

НЫРЬЯ АВЫЛЫНА ҖИТӘРӘК ТАУ ӨСТЕНДӘ ИСКИТКЕЧ МАТУР ПАНОРАМА АЧЫЛА: ТИГЕЗ АСФАЛЬТ ЮЛ “ЙӨГЕРӘ-ЙӨГЕРӘ” ТҮБӘНГӘ - КӨЗНЕҢ БАР МАТУРЛЫГЫН ЧАГЫЛДЫРЫП, КЫЗГЫЛТ САРЫ ТӨСЛӘРГӘ КҮМЕЛГӘН НЫРЬЯ АВЫЛЫНА АЛЫП ТӨШӘ, Ә ЗӘҢГӘР ГОРИЗОНТТА НЫРЬЯ, КҮЗМИС АВЫЛЛАРЫ, “УРАЛ” ХУҖАЛЫГЫНЫҢ ЭШКӘРТЕЛГӘН БАСУЛАРЫ ҖӘЙРӘП ЯТА.

Олимпиада география фәне укытучысы Ямбулатова Светлана Николаевна истәлегенә багышланган иде. Анда 8-11 сыйныф укучылары катнашты.

Спортчы егет Андрей Чернов истәлегенә җиңел атлетика ярышлары узу хакында хәбәр иткән идек инде.

Сәрдәүч авылының автотрассасында “Көзге Кубок -2016” бәйгесенең икенче этабы узды. Анда укучылар велосипедта һәм чаңгы-роллерларда тизлеккә узыштылар.

Белгечләр тарафыннан кабул ителү өчен үзегезгә уңайлы вакытка алдан ук язылырга, шулай ук кирәкле белешмәләргә алдан заказ бирергә һәм аларны үзегезгә уңайлы вакытта алырга мөмкин. Алдан язылу һәм документларга заказ бирүне 074 стационар телефоны, 8(84364)074-11 кәрәзле телефоны аша башкарырга була.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучылар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырдылар. Очрашу әңгәмә формасында барды, сорауларга җаваплар бирелде.

 

 

 

14
октябрь, 2016 ел
җомга

31 октябрьгә кадәр кадәр республикада "Агач утырту көне" акциясе бара. Аның кысаларында районның авыл җирлекләрендә, поселокта агач үсентеләре утыртыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International