ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2016 ел
җомга

31 октябрьгә кадәр кадәр республикада "Агач утырту көне" акциясе бара. Аның кысаларында районның авыл җирлекләрендә, поселокта агач үсентеләре утыртыла.

Тәлгать Нәҗмиевның исеме кукмаралыларга, сабалыларга гына түгел, язучылар, фән эшлеклеләре даирәсендә дә яхшы таныш. Кукмаралылар аны белә, чөнки ул Байлангар авылында туып-үскән, чит җирдә яшәсә дә, гомер буе туган ягын сагынып, аның белән элемтәләрне ныгытып, зур эшләрдә ярдәм күрсәтеп яшәде.


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Туембаш төп мәктәбе укучылары Алсу Әюпова, Миннегөлфия Нәбиева, Нәфисә Зариповалар “ТНВ” каналында баручы “Тамчы-шоу” телевизион тапшыруында катнашып кайттылар. “Көндәшләр – Биектау районыннан килгән укучылар иде. Безнең кызларыбыз өч турны уңышлы узганнан соң, 32 балл белән җиңүгә ирештеләр”, - дип хәбәр итте мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Нурфия Зыятдинова.

Җәяүлеләр катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында 19 октябрьгә кадәр Кукмарада “Җәяүле юлы” акциясе бара. Агымдагы елның 9 аенда республикада җәяүлеләр белән бәйле 1233 бәхетсезлек очрагы булган, аларда 78 кешенең гомере өзелгән, 1194е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Кукмарада җәяүлеләр катнашында килеп чыккан 8 юл фаҗигасе теркәлгән, аларда ике кеше һәлак булган. Акция барган чорда ЮХИДИ инспекторлары көн саен куркыныч тудыручы җәяүле кичүләре янында эшләячәкләр. Тиешле таләпләрне үтәмәгән шоферларга да, җәяүлелдәргә дә таләпләр катгый булачак.


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бер төркем актив ветераннар иң элек районыбызда быел башкарылган эшләр белән таныштылар. Аннан соң Кукмара 4нче урта мәктәбендә укучылар өлкәннәргә спорт, хәрби күңекмәләр күрсәттеләр. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Бәйрәмдә район башлыгы Сергей Димитриев та катнашып, өлкәннәргә котлау сүзләрен, теләкләрен җиткерде.

Укытучылар көне уңаеннан күппрофильле лицейда зур бәйрәм үткәрелде. Әлеге тантаналы чарага укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары чакырылган иде. Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде һәм бер төркем укытучыларга Мактау грамоталары тапшырды. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова  мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә  "Саумы, өлкән авылдаш"! дип исемләнгән бәйрәм концерты белән Чишмәбаш һәм Зур Сәрдек авылларында чыгыш ясадылар. 

8 октябрь көнне Ст. Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова клуб хезмәткәрләре белән берлектә В. Юмья авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан «Вы рядом и все прекрасно…» дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрде. 

Күкшел авылы китапханәчесе  Фирая Зарипова  мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә  өлкәннәр көне уңаеннан “Күңелемнең мөлдерәмә чагы” дип аталган әдәби – музыкаль кичә үткәрде. 

4 октябрь көнне Ю. Кузмесь авылы китапханәчесе Валентина Туктарова клуб хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр көне уңаеннан «Дорогие мои старики» дип аталган концерт оештырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International