ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Мәмәшир авылы мәдәният йортында ямьле "Сөмбелә" бәйрәме узды. Авыл халкы өчен күңелле уеннар, җырлы биюләр, кызыклы тамашалар, уңыш күргәзмәсе оештырылды.Традициягә салынган күркәм бәйрәмне авылның олысы да, кечесе дә көтеп ала.

Кәчимер авылы клубында Өлкәннәрне хөрмәтләү йөзеннән “Кереп барам гомер көзләремә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үтте. Авыл өлкәннәре өчен әзерләнгән бәйрәм концерты күңелле тамаша- уеннар белән үрелеп барды. Аннан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. 
Әлеге чарада катнашкан Манзарас авыл җирлеге башлыгы Хабибуллина Рашидә ханым авыл өлкәннәрен бәйрәм белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде.

15 нче октябрь көнне Кәркәвеч авылы мәдәният йортында авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында "Хәтер кала" дип исемләнгән концерт үтте.
Татар халкы тарихында Казан яулап алынган көн - Хәтер көне итеп билгеләп утелә.
Моннан тыш, районыбызның күп кенә мәдәният, мәгариф оешмаларында Казан ханлыгы, татар халкының батырлыгы турында укучылар белән ачык дәресләр үткәрелде. Укучыларга Казан ханлыгы, анын ничек жимерелуе, Сөембикэ ханбикә хакында язылган китаплар кургәзмәсе тәкъдим ителде.

Вахит авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә карата кичә уздырылды. Кичәнең беренче өлешендә сәнгать үзешчәннәре башкаруында Гамир Насрыйның 3 пәрдәле "Яшел эшләпә" спектакле күрсәтелде, э бәйрәмнең икенче өлеше өлкәннәребез белән чәй өстәле артында моңлы җырлар белән дәвам итте. Бәйрәмгә килгән өлкәннәр шат, канәгатъ күңел белән таралыштылар.

Березняк мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан “Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне” дигән тема астында бәйрәм уздырылды. Бәйрәмгә авылның барлык өлкән кешеләре чакырылды. Кичәдә барлыгы 44 әби-бабай һәм Казан шәһәреннән килгән кунаклар (барлыгы 6 кеше) катнашты. Өлкәннәр игътибарына концерт тәкъдим ителде. Соңыннан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Әсән-Елга мәдәният йортында, «Өлкәннәр көне» уңаеннан, бәйрәм концерты үткәрелде. Чарада авылның 53 өлкән кешесе катнашты. Сәнгать үзешчәннәре катнашында үткән концерт өлкәннәрнең истәлекле вакыйгаларны искә алуы белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында әйтелгән рәхмәт сүзләре күңелләрдә бер рәхәтлек, ризалык хисе калдырды. 
Әлеге чаралар бик ямьле традициягә әверелеп бара.


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Зур Кукмара авылы мәдәният йортында Татарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров һәм район башлыгы Сергей Димитриев катнашында район фермерлары берләшмәсенең хисап-сайлау җыелышы булды.

6 октябрь көнне Лельвиж авылы китапханәчесе Людмила Егорова балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Әкияттә кунакта” дип аталган уку дәресе үткәрде. 


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

14 октябрь көнне  “Әкият” курчак театрында  “Әкият иле дуслык һәм тынычлык белән яши” дигән республикакүләм конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. 

Самбо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International