ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2016 ел
шимбә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты.

 

Чисталык капка төбеннән башлана, дигән кебек, Туембаш авылына кергәндә дә бик матур, тирә-ягы чәчәкләр белән әйләндереп алынган элмәтакта янында бер егетнең куе булып үскән үләннәрне чапкан вакыты иде. Авылда да һәр хуҗалык капка төбендә кайнаша: чистарта, әйтерсең лә, зур кунак көтә. “Бүген авыл буенча тикшереп, махсус комиссия йөри, иң матур хуҗаылкны билгелибез”, - дип ачыклык кертте Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов.

Элек – электән почтальон хезмәте – авыл кешесе өчен мөһим, кирәкле хезмәтләрнең берсе. Авылыбызда да почта хезмәтеннән файдаланмаган кеше юктыр. Газета-журналлар, пенсия, субсидия акчалары тарату, айлык түләүләр кабул итү, элемтә бүлекчәсенә китерелгән товарларны сату – аларның хезмәт вазыйфасы. Һәр йортка кереп, вакытлы матбугатка яздыртып йөрүчеләр дә алар бит. Почтальоннар авылда кадерле кунак кебек. Аларны һәр йортта көтеп алалар.

Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен районыбызның Лельвиж авылыннан биш бала әнисе Демьянова Лилия Федоровна Татарстан Республикасының “Ана даны – Материнская слава” медале белән бүләкләнде.

Районы башлыгы Сергей Димитриев башлангычы, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин теләктәшлеге белән Мәчкәрә авылы зиратында төзекләндерү эшләре башланды.

Татарстанның ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешүче балалар бакчаларын ачыклау максатында республикада “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсы узды.

Лубян – Кукмара районының гаҗәеп матур бер почмагы ул. Бу яшел утрау Киров өлкәсе һәм Удмуртия белән чиктәш, ә Нократ елгасының икенче ярларыннан безне Мамадыш районы басулары  сәламли. Бирегә кайдан гына кунаклар килми, аларның барысын да аккошлар йөзгән бик матур буа каршы ала.

Киңәшмәне районның баш ветеринария табибы Рифат Кәримуллин алып барды. Анда агымдагы елның беренче яртыеллыгына нәтиҗә ясалды, көзге чорга план һәм бурычлар билгеләнде.


29
июль, 2016 ел
җомга

Кукмара районында эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман булды. Ул “Сусаклау зоналары елы” кысаларында тормышка ашырылучы Нурминкә елгасы ярларын төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты.  

Балаларның җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп уздыру өчен өлкәннәр нинди генә чаралар уйлап тапмый. Әле шушы көннәрдә генә Ош.Юмья авыл клубы хезмәткәрләре һәм китапханәче җитәкчелегендә балалар рәхәтләнеп туп типте. Балаларның сәламәтлеген ныгытуда мондый спорт уеннарының файдасы зур, диләр оештыручылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International