Бөтендөнья шахмат көненә багышлап, шахмат клубында “Без барыбыз – бер гаилә” девизы астында шахмат турниры үтте. Турнирда кукмаралылардан тыш, Балтач, Саба, Нократ Аланы шахматчылары да көч сынашты.
Актанышта “Ак калфак” бөтендөнья татар иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә семинары үтте. Анда Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән, 6 чит илдән килгән ак калфаклы ханым-туташлар җыелган иде.
Балаларның җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп уздыру өчен өлкәннәр нинди генә чаралар уйлап тапмый. Әле шушы көннәрдә генә Ош.Юмья авыл клубы хезмәткәрләре һәм китапханәче җитәкчелегендә балалар рәхәтләнеп туп типте. Балаларның сәламәтлеген ныгытуда мондый спорт уеннарының файдасы зур, диләр оештыручылар.
Авыл җирлекләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары башланды. Алар иң беренче булып Сәрдекбаш һәм Зур Сәрдек җирлекләрендә үткәрелде.
Кукмараданың Ворошилов урамы, 20нче йорт ишегалдында волейбол мәйданчыгы бар. Үткән атнада биредә поселоктагы ишегалды волейбол командалары арасында турнир үтте. Беренче урынны Ворошилов урамы командасы яулады. Икенче-өченче урыннарны Вахитов, Нур Баян урамнары командалары бүлештеләр. Турнир ахырында җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата призлар тапшырылды.
Кичә Җиңү Паркы каршындагы мйәданда узган “Кичке уен”ны Түбән Өскебаш һәм Кәркәүч авыл җирлекләре оештырды. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Дискотека да шәп булды!
Бу көннәрдә поселокның үзәк урамындагы юлга асфальт җәю эшләре башкарылды. “Татавтодор”ның Саба филиалы составындагы Кукмара юл төзү-ремонт участогыннан хәбәр итүләренә, бу атна ахырына алар үз эшләрен төгәлләргә планлаштыралар. Димәк, автобуслар да үз вакытларында йөри башлаячаклар.
Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россиянең атказанган спорт мастеры, Татарстанда су полосы буенча Федерация вице-президенты, Сиднейда һәм Афинада олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров, район башлыгы Сергей Димитриев белән берлектә, районыбызның тау чаңгысы базасы, Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадион, "Зилант" спорт мәктәбе һәм "Нараткай" җәйге ял лагерендә дә булдылар.
Кичә Җиңү Паркы каршындагы мйәданда узган “Кичке уен”ны Түбән Өскебаш һәм Кәркәүч авыл җирлекләре оештырды. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Дискотека да шәп булды!
Бөтендөнья шахмат көненә багышлап, шахмат клубында “Без барыбыз – бер гаилә” девизы астында шахмат турниры үтте. Турнирда кукмаралылардан тыш, Балтач, Саба, Нократ Аланы шахматчылары да көч сынашты.
Камышлы урманы буенда сыенып утырган “Нараткай” балалар һәм яшүсмерләр сәламәтләндерү лагерендә ял итүчеләр белән очрашуга полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре килде. Полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре – Гөлназ Гыйльфетдинова, Рөстәм Нуриевлар, ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллиннар бик эчтәлекле һәм кызыклы чыгышлар ясадылар.