ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Кара Елагада 24 хуҗалык бар, анда 84 кеше яши. 22 бала бар, өлкәннәр 21. кеше. Зур Сәрдек авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре көче белән ел саен биредә, су буенда, Кече авыл бәйрәме уздырыла. 15-июльдә уздырылган бәйрәмгә башка авыллардан да кунаклар күп килгән иде. Программада төрле уеннар, татар халык җырлы-биюле уеннары, һәвәскәрләр чыгышлары, соңыннан дискотека булды.

Чарлы авылында балалар өчен Питрау  бәйрәме үтте.

Әлеге чарага тоймалылар белән хезмәттәшлек итүче хуҗалык җитәкчеләре, оешма-предприятиеләрдән вәкилләр чакырылган иде. Семинарда катнашучылар яңа төзелгән ашлык складында булдылар, сынау участокларын карадылар, ноу-тилл технологиясе белән таныштылар һәм басу-кырларны иңләделәр.

15 нче июль көнне Ядегәр мәдәният йорты каршында "Кичке уен" үткәрелде. Татар халкының онытылып баручы милли уеннарын уйнадык. Соңыннан килгән кунаклар белән казанда пешкән боткадан, күмер самовары чәе белән коймактан авыз иттек.

Авыл хуҗалыгы тармагында иң мөһим эшләрнең берсе – игенннәрне урып-җыю башланды. Хуҗалыклар арыш һәм борчак суктыруга керештеләр. Беренчеләрдән булып, “Урал” хуҗалыгы, “Вахитов”, “Игенче” җәмгыятьләре, “Тукай”, “Дружба” агрофирмалары комбайннары кырга чыкты. Район буенча 33000 гектарда бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Шул ук вакытта уҗым культураларын чәчү өчен дә җир хәзерләү бара.

Ош.Юмья авылында әлеге авыл җирлегенең үзешчәннәре җитәкчелегендә бәйрәм оештырылды. “Авыл көне” уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Нурминкә елгасының яр буен төзекләндерү эшләре көннән-көн кызу темплар белән бара. Районыбызның оешма-учреждение хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертәләр.

Район башлыгы Сегрей Димитриев күчмә киңәшмә үткәрде. Ул күпкатлы йортларда капиталь ремонт, Нурминкә елгасы ярларын төзекләндерү эшләре , юл ремонты барышы белән танышты.


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Районга Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килде. Министр, район башлыгы Сергей Димитриев, оешма-предприятие җитәкчеләре белән берлектә Кукмара аграр көллиятендә булып, аның матди-техник базасы белән танышты.

Иске Йорт авылы китапханәчесе шагыйрь Гәрәй Рәхимгә 75 яшь тулуга багышлап "Җыр ул кешенең җан авазы" дигән әңгәмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International