ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Кукмараның Ленин урамына заманча ут баганалары урнаштырылачак, дип алдан хәбәр иткән идек инде. Бу көннәрдә “Средневолжсксельэлектросетьстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Кукмара ремонт-монтаж идарәсе эшчеләре баганалар өчен ут кабельләре сузалар. “Эшнең күләме - Җиңү паркы каршындагы күпердән башлап, тимер юл кичүенә кадәр. Бүгенге көнгә 500 метр җир казылды”,- диде әлеге оешма мастеры Азат Фатыйхов.

Пычак авылы китапханәчесе кече һәм урта яшьтәге балалар белән асфальтта рәсем ясау бәйгесе оештырды. 
Зур Кукмара авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә авылдашлары өчен  чишмә бәйрәме уздырдылар.
Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Саттарова Лилия Рәис кызы “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар өчен  “Клуб знатаков” исемле уен үткәрде. 

19
июль, 2016 ел
сишәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көне уңаеннан Тат Тулба авылы китапханәсендә бәйрәм чарасы үтте.

Иске Йорт авылы китапханәчесе урта яшьтәге балалар белән "Без сәламәт яшәү яклы" лозунгы астында  велосепед ярышы үткәрде.

19 июль көнне Район Башлыгы мәдәният хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрде.

23 июль көнне Ворошилов урамында ишегалды бәйрәме була. Башлана 10.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!

27-28 июль көннәрендә Вахитов исемендәге хуҗалык базасында республика күләмендә савымчылар ярышы булачак. Әлеге чарага республика районнарыннан алдынгы сыер савучылар җыела. Һәр районнан бер савымчы, ә кабул итүче район буларак, бездән Лидия Габдрахманова һәм Светлана Гордеевалар катнаша.


18
июль, 2016 ел
дүшәмбе

17 июль көнне Кукмара муниципаль районы идарә органнары беренчел профсоюз оешмасы членнары  борынгы Болгарга сәяхәттә булып кайттылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International