Вахит авылында яшәүче Ибраһимова Минҗамал Хөсәин кызына 95 яшь тулды. Юбилярны Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрик итте, аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.
Поселокның Гафиатуллин урамы, 8 йорт ишегалдында бәйрәм оештырылды. Әлеге чарага килүчеләр район башлыгы Сергей Димитриев белән очраштылар, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча үзләренең сорауларын бирделәр.
Район мәдәният йортының эстрада төркеме "Нараткай" лагеренда ял итүчеләр өчен концерт куйды. Әлеге чара "Сәламәт яшәү рәвеше" акциясе кысаларында үтте.
Кукмара "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Күңелле стартлар" уены үтте.
“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен һәрдаим төрле чаралар уздырыла.
13 июль көнне "Шәфкать" үзәгенә өйрүче балалар Кукмара туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар. Аларны экскурсовод Л. Галимуллина музей экспонатлары белән таныштырды.