Алабуга шәһәрендә күрү буенча инвалидлар арасында голбол буенча республика беренчелеге үткәрелде. Валерий Николаев, Рамил Фәтхрахманов, Рәис Шакиров, Райнур Әсхәдуллин составындагы безнең ирләр командасы бишенче урынга чыкты. Зоя Платонова, Екатерина Терентьева, Серафима Петрова составындагы хатын-кызлар командасы исә, 3-4 урыннар өчен уенда Азнакай командасын алга уздырып, дүртенче урынны алды, дип хәбәр итте тренер Дамир Галиәхмәтов.