ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Тылсым” халыкка комплекслы социаль  ярдәм күрсәтү инвалидлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады...” дип аталган күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә Кукмара музее экспонатлары күрсәтелде.  


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Поселокның Гафиатуллин урамында “Социаль ипотека” һәм “Тузган торакны бетерү” программалары кысаларында сафка баскан 21 фатирлы күпкатлы йортның фатир ачкычларын ияләренә тапшыру бүгенге көннең иң мөһим вакыйгаларыннан берсе булгандыр, мөгаен. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры  Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова,  Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты.

22 февраль көнне “Олимп” Боз сараенда Спорт һәм яшьләр политикасы елы кысаларында сугышчы-интернационалистлар истәлегенә хоккей турниры үтте. Барлыгы алты команда катнашты. 1 урын – Кукмара ветераннар командасы, 2 урын – “Норд” (Кукмара), 3 урын “Шуни” (Киров өлкәсе, Шөн авылы) командалары калды.  

 

Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, 21 нче февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан “Иң татлы тел-туган тел” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.
Югары Өскебаш авылы китапханәчесе Гөлүсә Гараева, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен, 21нче февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан, “Туган телем-назлы гөлем” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. 

19-21 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Хоккей Федерациясе призына 2007 елда туган малайлар арасында турнир үтте. 1 урын - “Волна” (Казань), 2 урында – “Легион” (Кукмара), 3 урында – “Ак барс” (Казань), 4 урында – “Пестрецы” (Питрәч) командалары калды.  

 


23
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Зур Сәрдек мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, "Ягез, әле, егетләр!" бәйге-тамашасы уздырылды.

Әлеге бәйгедә Балтач районының Алан авылы белән районыбызның Кече Чура авылы командалары көч сынашты. Уен бик кунелле барды, ике команда да тырышып уйнады.

Сарманда мөселман яшьләре арасында республикакүләм спорт ярышлары узды . Анда Татарстаннан 8 команда катнашты. Районыбыз командасы беренче урынны алды.

Яңа Сәрдек авылы клубында 23 февраль - Ватанны саклаучылар  көненә багышланган ир-егетләр арасында өстәл теннисы буенча ярыш  уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International