ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Район мәшгульлек үзәгендә “Мастер Профи” җәмгыяте психологлары белән берлектә югары һәм урта һөнәри белемгә ия булган эшсез гражданнар белән дәресләр үткәрелде.

Герой шәхес, атаклы татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан поселокның “Йолдызлык” балалар бакчасында уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары белән “Муса Җәлил - халкым улы” дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

Район башлыгының 32 санлы 15.02.2016 елгы карары нигезендә 24 февральдә 14.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында өченче чакырылыш район Советының чираттагы алтынчы утырышы була. Көн тәртибендә районның 2015 елда социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар каралачак.

 

 

 
Мәмәшир авылы китапханәсендә “Көмеш кыңгырау” журналистлары Ф.Сафин, Р.Гасыймова, Чаллы педагогик университетының доценты Д. Сибгатуллина-Нигематҗанова, газетаның рәссам-дизайнеры Фаил Ислам, районның татар теле һәм әдәбият укытучылары, авыл китапханәчеләре һәм Мәмәшир урта мәктәбе укучылары белән берлектә очрашу булып узды.
Ош-Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен, Н.М.Рубцовның тууына 80 ел тулуына багышлап “Поверьте мне” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. 
Югары Өскебаш авылы китапханәчесе Гөлүсә Гараева, югары сыйныф укучылары өчен, Гашыйклар көне уңаеннан “Яшьлекнең күңелле мизгеле” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 

17 февраль көнне китапханәче  Саттарова Лилия Раисовна №1 Гимназиянең 8 сыйныф укучылары өчен “Муса Җәлил – татар халкының бөек улы” дип аталган әдәби сәгать үткәрде.

 

“Казан ярминкәсе” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә “Аралашу клубы” ның чираттагы утырышы үтте. 


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Район башлыгы Сергей Димитриев 2015 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде, быел һәм киләчәккә булган планнар һәм бурычларны ассызыклады. Шулай ук район башлыгы завод эшчәнлеге белән дә танышты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International