ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Очрашып сөйләшү 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда район башлыгы Сергей Димитриев катнашты һәм чыгыш ясады, максат һәм бурычлар белән таныштырды.

Авыл җирлекләрендә кече эшмәкәрлекне үстерү буенча тәҗрибә уртаклашу максатында, Туембаш авыл җирлегеннән 21 кешелек делегация Мөслим, Минзәлә, Лаеш, Яшел Үзән районнарында булып кайтты. Алар кошчылыкны үз эшчәнлекләренең төп юнәлеше итеп алган фермерлык хуҗалыкларында булдылар.

Казанның “Иннополис” университетында “IТ-чемпион” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

 

Районда игълан ителгән "Спорт һәм яшьләр сәясәте" елы кысаларында Зур Сәрдек авыл җирлегендә кышкы Спартакиада уздырылды. Көн буена дәвам иткән ярышларда биш авылдан килгән чаңгычылар, волейболчылар, хоккейчылар, шахматчылар, теннисчылар, герчеләр, кул көрәштерүчеләр, гаилә экипажы белән чанада узышучылар, үзешчән сәнгать осталары көч сынаштылар.

“Тукай” агрофирмасында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә 2016 елның гыйнвар ае эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.


15
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Кукмарада яшәүче Мөхәммәтова Фәүзия Миннеһаҗи кызы үзенең 90 яшьлек күркәм бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

Кукмара Үзәк китапханәсе китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы КЦСОН “Тылсым”да дәваланучылар өчен “Хәтер безне Әфганга алып кайтты” дип исемләнгән электрон презентация үткәрде.

Ядегәр авылы китапханәчесе Диләрә Миннебаева, башлангыч сыйныф укучылар өчен, “Каләмне корал итеп..” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде.

Татар-Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсәнова, югары сыйныф укучылары өчен, “Сезгә моны белергә кирәк” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде.   

Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап, “Исемеңне данлый Туган ил!” дип исемләнгән кичә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International