ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2016 ел
шимбә

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова Кукмара 3нче урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары белән очрашты, “Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт” дигән Парламент дәресендә катнашты. Дәресне укытучы Алексей Королев алып барды. Укучылар әлеге темага карата фикерләрен белдерделәр, Римма Атласовнага үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. 

Бүген Янил авылында яшәүче Платонов Григорий Кирилович үзенең гомер бәйрәме – 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Туган көн иясен иң элек район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.


5
февраль, 2016 ел
җомга

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары, укытучылар коллективы белән очрашты, җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыенында катнашты.

Район Пенсия фонды идарәсендә коллективның үткән елгы эш нәтиҗәләренә һәм быелгы эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләүгә багышланган киңәшмә үткәрелде. Районыбызда 15 мең 875 пенсионер бар, узган ел аларга барлыгы 2 миллиард 181 миллион сум пенсия түләнгән. Уртача айлык пенсия күләме 11 мең 29 сум тәшкил итә. Лаеклы ялга чыгучыларга 10 көн эчендә пенсия исәпләнелә һәм түләнелә. Узган ел андыйлар  саны – 916 кеше. 395 кешегә “Ана капиталы” сертификатлары  тапшырылган. Барлыгы 463 миллион 134 мең сум пенсия кертемнәре җыелган, бу 2014 ел белән чагыштырганда 45 миллионга күбрәк.

Яшел Үзәндә 2000-2001 елгы укучылар арасында чаңгы ярышлары үтте. Максим Петров, Ленар Ибәтов, Олег Зайцев (Ош.Юмьядан), Әнисә Фәттахова, Анюта Арсентьева (Нырьядан) торган Кукмара командасы пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.

Ялган аракы сатучыларга каршы көрәштә төрле ысуллар кулланыла. Республикабызның дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко белдерүенчә, хәзер бу эшкә халыкны тарту күздә тотыла.

Поселокның “Ләйсән” балалар бакчасында “Автоурындык” дигән акция уздырылды, дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. Әлеге чараның максаты: ул-кызларын бакчага алып килгәндә автомобильләрен махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган шоферларны ачыклау иде.

Казанда тынлы һәм бәрмә уен кораллары ансамбльләренең бөтенроссия конкурсы узды. Трубада уйнаучы Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары: Тимур Гаптелганиев, Алмаз Әгъләмҗанов, Ильяс Сибгатуллиннар бәйгедән дипломант исеме алып кайттылар. Аларны укытучы Марат Хәсәнов әзерләде.

Ятмас Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, Татарстан Республикасы гербы кабул ителгән көнгә карата, “Канатлы Барс- Татарстанның бәйсезлек символы” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде.
Иске Оча авылы китапханәчесе Елена Михайлова, югары яшьтәге мәктәп укучылары өчен, “И, помнит мир спасенный” дип исемләнгән викторина үткәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International