Халык җыенында узган ел башкарылган эшләр, алда торган бурычлар турында җирлек башлыгы Фәнис Гайнетдинов, “Дружба” агрофирмасы җитәкчесе Айрат Сафин, мәктәп директоры Алмаз Фәйзрахманов, полиция начальнигы урынбасары Рашат Гарифуллин, территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Талия Насыйбуллиналарның хисаплары тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин 2015 елда башкарылган эшләр белән таныштырды. Авыл халкы үзен кызыксындырган сорауларны бирде.
Зур Кукмара урта мәктәбенең яшүсмерләр футбол командасы (тренерлары Фәрит Сәйфетдинов, Илнур Фазылов) белем бирү йортлары арасында “Мәктәпләргә – мини-футбол” Бөтенроссия проекты кысаларында үткән мини-футбол буенча республика ярышының финал өлешендә 3 урынны яуладылар.
Зур Сәрдек мәдәният йортында авыл җирлеге студентлары көче белән "Исәнме, Туган як!" дигән зур концерт куелды. Концертта катнашкан егет-кызларга укуларында уңышлар, бәхетле киләчәк телибез. Афәрин, яшьләр!
Зур Сәрдек авыл җирлегенең "Ак калфак" хатын -кызлар оешмасы Чишмәбаш авылы тарихына багышланган "Яшьлек эзләре буйлап" исемле кичә уздырды. Анда авыл тарихына багышланган бик күп истәлекләр яңгырады.
Чарада мәктәпне төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш укучылары катнашты. Алар арасында Казан федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан дәүләт энерго университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Кукмара аграр көллияте студентлары бар иде. “Бер күрешү - үзе бер гомер” дип юкка гына әйтмиләр. Бу көнне алар яраткан, аларга белем биргән укытучылары һәм бергә укыган сыйныфташлары, дуслары белән очраштылар. Уку вакытында барган күңелле, кызыклы вакыйгаларын искә алдылар.
Мамадышта 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында Анатолий Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының республика этабының финалы узды. Анда 10 команда катнашты.
Медицина юнәлешендәге уку йортларында белем алучы һәм әлеге һөнәрне сайларга теләгән яшьләребез шактый. Бүген дә бердәм рәвештә район башлыгы Сергей Димитриев белән очрашуга килгәннәр иде алар. Район башлыгы яшьләрне иң элек районда башкарылган эшләр белән таныштырды, дәүләт программаларына тукталды.
Халык белән очрашып сөйләшү җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, җирлек башлыгы Анатолий Рамазанов, мәктәп директоры Виталий Семенов, участок инспекторы Виталий Кусаев, “Әсәнбаш” агрофирмасының “Заря” бүлекчәсенең башкарма директоры Фәрит Сәләхетдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Хәнәфиналар чыгыш ясады.