ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2016 ел
җомга
Өлге авылы ктапханәчесе Альбина Салихова, югары сыйныф укучылары өчен, “Сталинград сугышы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 

Байлангар урта мәктәбендә үткәрелгән җыелыш җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары сөт җитештерү күләмнәре буенча республикада иң алдынгылар булып чыктылар. 2016 елның 3 февралендә 170 тонна сөт савылган, икенче урында – Балтач районы (169,6 тонна), өченче урында – Арча районы (151,3 тонна).


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Салым агентлары – эш бирүчеләр физик затларның керемнәреннән исәпләнгән һәм тотылган салымнар (НДФЛ) буенча хисапны агымдагы елның 1 гыйнварыннан салым инспекциясенә тапшырырга тиеш. Аларга бу төр салым буенча һәр квартал саен хисап тоту мәҗбүри: беренче квартал, яртыеллык һәм тугыз ай өчен - шулардан соң килгән ай дәвамында, еллык хисапны киләсе елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча.

6 февральдә, сәгать 11.00дә район Мәдәният йортында район башлыгы Сергей Димитриевның яшьләр белән очрашуы була. Студентларны, яшьләрне чакырып калабыз.

Узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының чираттагысы Зур Сәрдек һәм Мәмәшир авыл җирлекләрендә узды.


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Зур Кукмара мәдәният йортында крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, фермерлар берлеге җитәкчесе Зөфәр Баязитов һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. Алар үткән елга нәтиҗә ясап, алдагы сезонга бурычлар билгеләделәр.  

Манзарас урта мәктәбендә үткәрелгән җыелыш җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда җирлек башлыгы Рашидә Хәбибуллина һәм башка җитәкчеләр  чыгыш ясады.

Кичә Лубян авыл җирлегендә районыбызның узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы узды. Җыелыш башланганчы район башлыгы Сергей Димитриев авылдагы хоккей тартмачыгында булып, техникум, авыл яшьләре, мәктәп укучылары арасында барган хоккей ярышын карады.


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

“Волонтер –Кукмара” иреклеләр отряды “Җиңү волонтеры” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте кысаларында “Игелекле эшләр десанты” акциясен үткәрде. Аның максаты - яшь буында гражданлык җаваплылыгы, өлкәннәргә карата ихтирам хисе тәрбияләү, буыннар бәйләнешен саклау. Акция барышында волонтерлар тыл ветераны Рөстәм Мостафинга ярдәм йөзеннән йорт-җир тирәсен кардан чистарттылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International