ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

“Волонтер –Кукмара” иреклеләр отряды “Җиңү волонтеры” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте кысаларында “Игелекле эшләр десанты” акциясен үткәрде. Аның максаты - яшь буында гражданлык җаваплылыгы, өлкәннәргә карата ихтирам хисе тәрбияләү, буыннар бәйләнешен саклау. Акция барышында волонтерлар тыл ветераны Рөстәм Мостафинга ярдәм йөзеннән йорт-җир тирәсен кардан чистарттылар.

 

 

 

Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина, башлангыч сыйныф укучылары өчен, “Русиянең хәрби дан көне” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Түбән Арбаш авылы китапханәчесе Рима Хисамова, урта яшьтәге укучылар өчен, “Сталинградны азат итү” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде.

Түбән Камада яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда районыбыздан Руслан Ходайберганов, Ирек Ибраев, Әлфир Миннебаев, Искәндәр Хәмидуллин, Руслан Фазылянов. Илгизәр Әгъләмовлар катнашты. Руслан Ходайберганов өченче урынны алды. 


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Халык белән очрашып сөйләшү җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда район башлыгы Сергей Димитриев һәм төрле тармак җитәкчеләре катнашты.


31
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

Адай авылыннан Халикъ абый Хантимировлар гаиләсен мин ишетеп кенә түгел, бик якыннан беләм, алар - безнең терәлеп торган күршеләребез. Күршең бай булса - тавыгың тук була диләрме әле халык мәкалендә?! Тавык асрамыйбыз анысы, тик шулай да, күз тимәсен, күршеләребез җитеш, мул тормышта яшиләр. Авыл халкының төп байлыгы ул – терлек. Урамыбызда кайсы гына хуҗалыкны алып карасаң да, сыер малы гына да ике-өч баш. Яңа елдан Халикъ абыйларның шәхси ярдәмче хуҗалыгында  сыерлар саны җидегә җиткән.

29 гыйнварда район мәдәният йортында Зур Сәрдек халык театры Т.Миңнуллинның "Без бит авыл малае" спектакле белән театраль конкурска ишек ачты.

Ленинград блокадасын тар-мар иткән көн уңаеннан, Сәрдекбаш авылы китапханәчесе Набиева Гөлназ “Ләйсән” балалар бакчасы күчмә китапханәсе китап укучылары өчен “Ленинград блокадасы” турында презентация күрсәтте.

Республикада авыл юлларын төзекләндерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Бактың исә, әлеге эшчәнлек буенча Россия төбәкләрендә Татарстанга тиңнәр юк икән. Россия Хөкүмәте рсепублика җитәкчелегенең бу эшчәнлеген бик югары бәяли...
 

Пенсия законнарындагы үзгәрешләр нигезендә эшләүче пенсионерларның пенсияләре 2016 елдан индексацияләнмәячәк. Индексация 2015 елның 30 сентябренә кадәр эшләмәгән пенсионерларга гына кагыла. Әгәр пенсионер үзмәшгульлек белән шөгыльләнеп, 2015 елның 31 декабренә кадәр Пенсия фондында исәптә торган икән, эшләүче булып санала. Әгәр пенсионер 2015 елның 30 сентябреннән соң, ягъни 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәр чорда эшләүдән туктаган икән, бу хакта Пенсия фондына хәбәр итәргә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International