ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

10 декабрь көнне “Тылсым”  халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, активист ветераннар катнашында Лесхоз интернатында концерт куелды. Әлеге кичә уңышлы үтте, Лесхоз интернатында тәрбияләнүчеләр бик канәгать калдылар.

Инвалидлар декадасы кысаларында Кукмара "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре көн саен төрле чаралар үткәрәләр. Шуларның берсе өй шартларында укытуда булган инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә бару. Бу чара "Минем олимпиада" социаль проектынын тормышка ашыунын дәвамы булып тора.          

12
декабрь, 2015 ел
шимбә
9 декабрь 2015 инвалидлар декадасы кысаларында "Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча "Хәрәкәт мәктәбе" интеллектуаль ярышы  үтте.           

10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

9 декабрь көнне район мәдәният йортында “Бердәм булганда без көчле” дип аталган фестиваль үтте. Аны мәдәният, мәгариф, спорт һәм яшьләр эшләре идарәләре, коорупциягә һәм террорга каршы көрәш комиссияләре оештырды. Кукмара №3 , №4 мәктәпләре, куппрофильле лицей, №1 Гимназия укучыларыннан торгапн командалар катнашты. Укучылар үзләренең чыгышлары белән терроризмга, экстремизмга, наркрманиягә булган тискәре карашларын күрсәттеләр.  


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында, 8 декабрь көнне “Зилант” спорт комплексында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Спорт равных возможностей» дигән чара үтте. Әлеге чара “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәге балалары өчен чын бәйрәм булды. “Күңелле стартлар” формасында үткән ярышта балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Барлык катнашучыларга да яңа ел күчтәнәчләре өләштеләр.

4 декабрь көнне Березняк авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Госалкогольинспекциянең Арча  территориаль органы начальнигы И.Б. Кадыров һәм контроль-инспекция бүлегенең  специалист-эксперты И.Б. Бадрутдинов гражданнар кабул итте.

Инвалидлар декадасы кысаларында 7 декабрь көнне “Шәфкать” тернәкләдерү үзәгендә “Яхшылык сәгате” дип аталган акция үтте. Әлеге акциянең максаты – мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләрендә булып, иҗади эш белән шөгыльләнү. Әлеге чара Республикакүләм социаль проектлар конкурсының “Яхшылык шәһәре” номинаөиясенең дәвамы булып тора. Проектның җитәкчесе – ЛФК инструкторы Шакирзянова Г.И..  


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Анда район башлыгы Сергей Димитриев, чакырылган делегатлар катнашты. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе итеп бердәм рәвештә кабат Равил Нигъмәтҗанов сайланды.

“Олимп” Боз сараенда 1 декабрь көнне 2006 елда туган малайлар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уеннары үтте. “Ягуар” (Кукмара) һәм Питрәч командалары очрашты. Уен “Ягуар” командасы файдасына 3:1 исәбе белән тәмамланды.


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

4-6 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә спорт мастеры А.Г.Шарафутдинова истәлегенә самбо буенча XX республикакүләм турнир үтте. “Зилант” спорт мәктәбе укучылары Закиров Ислам (46 кг) һәм Ибрагимов Илназ (50 кг) бронза медаль яуладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International