ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

4-6 декабрь көннәрендә Киров шәһәрендә юниорлар арасында самбо буенча ЦС "Динамо" Беренчелеге үтте. “Зилант” спорт мәктәбе укучысы Закиров Илназ 57 кг авырлык категориясендә көмеш медаль яулады.

4-6 декабрь көннәрендә Казан шәһәренд ә йөзү  буенча Татастан Республикасы беренчелеге үтте. 100 м арада Шарипова Ильфира 1 урын, 200 м арада аркада йөзү буенча 2 урын, 200м арада комплекслы йөзү буенча 3 урыннарны яулады.


5
декабрь, 2015 ел
шимбә

 “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Асхатзянов Руслан Айратовичның (1993 елда туган, 3 группа инвалид) иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәдә Руслан “Оригами” стилендә ясалган  эшләнмәләрен тәкъдим итте. Күргәзмәнең бизәге – Кол Шәриф мәчете һәм аккош булды.

4 декабрь көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә дәвалау физкультурасы инспекторы Ольга Михайлова Инвалидлар көненә багышлап “Күңелле стартлар” конкурсы үткәрде.


4
декабрь, 2015 ел
җомга

2015нче елның 2 декабрендә “А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей” базасында       укучыларның   туристлык буенча белем  - күнекмәләрен камилләштерү, спорт осталыгын үстерү максатыннан, район командалары арасында җәяүлеләр туризмы буенча бәйге үткәрелде.

2015 елның 3 декабрендә “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль-тернәкләндерү үзәгендә өлкән яшьтәге ял итүче гражданнар өчен концерт оештырылды.

Инвалидлар декадасы кысаларында 3 декабрьдә “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә шунда йөрүче инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен топиарийлар (зур булмаган агач, интерьер өчен) ясарга һәм талчыбыктан үрергә өйрәтү буенча  “Осталар шәһәре” дип исемләнгән мастер-класслар оештырылды.

2015 елның 3 декабрендә “Тылсым” тернәкләндерү үзәгендә социаль реабилитация үтүче гражданнар өчен тирә-якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Музей хезмәткәрләре экскурсиялеләрне элеккеге, ата-бабаларыбыз яшәгән заманга алып кереп киткәндәй булдылар. Алар белән элемтәгә кергән хисләр кичерделәр.

      

29 ноябрь көнне “Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегенә йөрүче балалар Вятка Аланы шәһәрендә үткән “Наркотиклар урынына спорт” Бөтенрусия акциясенә багышланган IX дзюдо турнирында катнаштылар. Үз үлчәү авырлыкларында Исаев Максим, Хузин Ильназ алтын, Файзрахманов Ильяс көмеш, Михайлов Никита, Фаляхов Тимур,Фадеев Руслан бронза медальяуладылар.

Буада 2003-2004 елда туган кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Беренчелеге үтте. “Зилант” спорт мәктәбендә тренер Наилә Хәбибуллина кул астында шөгыльләнүче кызлар анда беренчелекне яулады. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International