ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

“Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә әниләр көненә багышланган “Сөекле әниемә” дип аталган балалар күргәзмәсе оештырылды. Балалар үзек хезмәткәрләре кул астында әниләре өчен “квиллинг”, “кәгазь пластикасы”, “күләмле аппликация” техникасы буенча сувенирлар әзерләделәр.  Шулай ук, инвалид бала Юзмухаметова Алиянең “свит-дизайн”, “топиария”  техникасы буенча эшләнгән шәхси күргәзмәсе булдырылды. Әниләр балаларының үз куллары белән эшләнгән бүләкләреннән канәгать калдылар.

27 ноябрь көнне үзәк китапханәдә Кукмара №4 номерлы мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары өчен “Гомерләрне алып китүче мавыгу” дип аталган информацион сәгать үтте. Әлеге чарага яшьләр белән эшләхче хезмәткәр Гумеров Альберт Раифович чакырылган иде.  

27 ноябрь көнне балалар китапханәчесе Багавиева  Алсу Кукмара №1 гимназмясенең 1а сыйныфы укучылары белән “Китап һәм мин тугры дус” дип аталган экскурсия үткәрде. Балалар китапханә,уку залы, абонемент турында мәгълүмат алдылар, китаплардан файдалану кагыйдәләре белән таныштылар. 

21 ноябрь көнне Нормабаш авылы клубында язучы, журналист Вагыйз Хәсәновнын тууына 70 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Кичәне авылның имамы Рафис хәзрәт башлап җибәрде. Районнан килгән хезмәттәшләре, туганнары, балалары катнашып хатирәләре белән уртаклаштылар, аның шигырьләре укылды, җырлар яңырады. Кичә ахырында мәрхүмнең бертуган апасы Гөлйөзем, улы Эдуард, килене Лилия бу кичәне өештыручыларга, әтиләре турында әйтелгән җылы сүзләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

26 ноябрь көнне китапханәче Пахомова Валентина “Чордаш” клубы членнары белән “Ана мәхәббәте яктысы” дип аталган тематик сәгать үткәрде.  

Кукмара районы хатын-кызлары шушы көннәрдә “Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышына җыйналды. Ул районыбызның каләм тибрәтүче хатын-кызларына багышланды: алар үзләренең яңа әсәрләрен укып фикер алыштылар, иң яхшы әсәрләрне туплап, әдәби альманах чыгарырга, дигән карарга килделәр.


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

“БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия политик партиясенең Генераль Совет Президиумы 2015 ел 3 ноябрь  карары белән Партиянең   оешу көненә багышлап, 1 декабрь көнне Кукмара муниципаль районында бердәм  гражданнарны кабулитү көне үтә. Белешмәләр өчен телефон: 2-65-14

25 ноябрь көнне Кукмара районы гражданлык актларын теркәү бүлегендә ана (гаилә) капиталы Дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы булды. Бу көнне икенче яки өченче балалары туган гаиләләр сертификатлы булдылар. Әлеге чарада Пенсия фонды начальнигы урынбасары Набиева Зөһрә катнашты. Ул бәхетле әти-әниләргә сертификат тапшырды, гаиләләләре тулылану белән котлады, тазалык, бәхет теләде. Шулай ук әти-әниләрне социаль яклау  бүлеге начальнигы Светлана Замалиева котлады.


25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

24 ноябр көнне Кукмара районында Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Погодин Сергей Николаевич булып китте. Ул капитал ремонттан соң район комиссариатында булды, военкомат хезмәткәрләре белән очрашты. Аны район Башлыгы Сергей Димитриев һәм район хәрби комиссары Равил Гафиев озатып йөрделәр.


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

20 -22 ноябрьдә Казан шәһәрендә самбо буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. “Зилант” спорт мәктәбеннән Шайфутдинов Ленар (52 кг) җиңүче булды. Ибятов Мурат (70 кг) һәм Виноградов Владимир (56 кг) көмеш медальгә лаек булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International