ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

28 ноябрьдә Мамадыш районы Дүсмәт мәдәният йортында Татарстанның халык артисты Виталий Агапов җитәкчелегендә «Керәшеннәр – җырыу әйтә» зона фестиваль-конкурсы булды. Конкурста Югары Чура авылыннан «Карендәшләр» керәшен халык фольклор ансамбле катнашып, Гала концертта чыгыш ясау хокукына ия булдылар.

29 ноябрьдә Чаллы шәхәренең Сара Садыйкова исемендәге мәдәният сараенда үткән Гала концерта катнашып 3 дәрәҗә лауреат исемен алып кайттылар. «Карендәшләр» ансамблен җиңүләре белән ихлас котлыйбыз.

27-29 ноябрьлардә авыл мәдәният йортларында һәм клубларында Әниләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары булып үтте. Кичәләрдә мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән дөньяга хәят биргән кешене – Ананы олыладылар. Йортларга ямь, ашларга тәм бирүче әнкәйләр хөрмәтенә иң изге теләкләр әйтелде, дәртле биюләр, матур җырлар башкарылды.


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстанда 8-11 сыйныф укучылары, студентлар, актив хәбәрчеләр арасында “Журналист буласым килә” дигән халыкара бәйге узды. Конкурста Кукмара өченче урта мәктәбенең “Журналистика әлифбасы” түгәрәгенә йөрүче 9а сыйныфы укучысы Рафаэль Минимуллин “Сабантуй – күңел бәйрәме” дигән язамасы белән “Дебют” номинациясендә икенче урынны алды.

Кукмара районы үзешчәннәре – җырчылар, гармунчылар, биючеләр Мамадыш районының Шәдче авылы мәдәният йортында  “Эх, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара” дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Авыл халкы кукмаралыларны тулы зал белән каршылады, һәр чыгышны көчле алкышларга күмеп, җыр-моңнарын яратып кабул итте. Безнең үзешчәннәрне  “Тагын килегез!”  дип  чакырып калдылар. Бу хакта район мәдәният йорты методисты Фәрзия Салләмова хәбәр итте.

 

 

 

27 ноябрьдә район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм үтте.

 

“БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия политик партиясенең Генераль Совет Президиумы 2015 ел 3 ноябрь  карары белән Партиянең   оешу көненә багышлап, 1 декабрь көнне Кукмара муниципаль районында бердәм  гражданнарны кабулитү көне үтә. Белешмәләр өчен телефон: 2-65-14


29
ноябрь, 2015 ел
якшәмбе

Әңгәмәдәшебез - район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев.

1.Кукмара эчке эшләр бүлеге республиканың үз категориясендәге 14 полиция бүлеге арасында алтынчы урында бара. Сезнеңчә, бу яхшы күрсәткечме?

-“Алтын урталык”ны мин бер дә начар димәс идем. Аннары без бит әле җинаятьләрне ачу буенча да үз категориябездә икенче урынга күтәрелә алдык. Бу, әлбәттә, барлык коллективның тырышлыгы нәтиҗәсе. Бүгенге көндә бүлектә йөзгә якын кеше эшли. Бәйрәм уңаеннан 12 полиция хезмәткәре “Хезмәттәге уңышлары өчен” Россия Эчке эшләр министрлыгы медальләренә, ә өч хезмәткәр күкрәк билгеләренә ия булдылар.


28
ноябрь, 2015 ел
шимбә

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, мәгариф идарәсе тарафыннан “Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы тәрбияче” дигән республика бәйгесенең район туры уздырылды. Әлеге конкурста район балалар бакчаларыннан 19 тәрбияче катнашырга теләк белдерде.

Зур Сәрдек мәдәният йорты китапханәсендә укучылар өчен "Без - коррупциягә каршы!" исемле видеолекторий уздырылды. Китапханә мөдире Наилә Шакирова эчтәлекле презентация әзерләп, балаларга аңлаешлы мисаллар китереп, әһәмиятле чыгыш ясады.

 

“Тылсым”  халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә әгиләр көненә багышланган “Ана бәхете” дип аталган кулдан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе булды. Әлеге үзәктә ял итүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмәне хезмәт терапиясе инструкторы Шайдуллина Ленара  оештырды. Камышлы авылыннан Калимуллина Нурфига һәм Зиатдинова Нурзидәләрнең эшләре һәркемдә соклану хисләре уятты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International