ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Аш-Буҗи авыл клубында, Адай авылы мәдәният хемәткәре белән берлектә «Бәхет өчен ни кирәк, кушылса ике йөрәк» дигән кичә үтте. Кичәдә авыл мулласы Мансур хәзрәт үз вакытында гаилә кормаган егет-кызларга нәсихәт, парлы тормышның өстенлекләре, ялгызакларның киләчәге аянычлы булуы турында сөйләде, җырлар яңырады, халкыбызның милли уеннары уйналды, күмәк биюләр башкарылды.

19 ноябрь көнне Түбән Казаклар авыл клубында, әниләр көненә багышланган «Әниемнең җылы кочагында» дигән тематик кичә үтте. Кичәгә гомерләре буе фермада эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хөрмәтле әниләр чакырылды. Бәйрәм кичәсендә әниләр хөрмәтенә изге теләкләр, матур җырлар янгырады, чәй өстәле әзерләнде.

23 ноябрьдә китапханәче Саттарова Лилия “Шәфкать”  тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен “Наркотик – үлем ул” дигән информацион сәгать үткәрде.


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Без бергә” Халыкара проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә үткән конкурс-фестивальдә катнаштылар. “Нәфис сүз” номинациясенең кече яшь категориясендә Ислам Шәйдуллин – беренче, Әнвәр Хәсәнов – икенче, Кира Петровалар өченче дәрәҗә лауреатлар булдылар.

22 ноябрь көнне “Зилант” спорт  клубында Айдар Закиров истәлегенә волейбол буенча  малайлар һәм кызлар арасында ярышлар үтте. Ярышларда 6 малайлар, 4 кызлар командасы катнашты. Киеренке көрәштән соң малайоар арасында 1 урынны №4 мәктәп командасы,  кызлар арасында  “Зилант” командасы җиңү яулады.

Тау астына урнашкан матур табигатьле Чуллы кышкы аклыкка күмелеп, тыныч кына гомер кичерә. Әлеге төбәк безгә итекчеләре, кое казучылары белән билгеле. Тырыш, шул ук вакытта тыйнак кешеләр яши биредә. Чуллыларның бүген сөенеп, чын күңелдән шатланып йөргән көннәре. Ник дигәндә, “Чиста су программасы нигезендә һәр йортта краннардан чип-чиста, сыйфатлы, саф су ага.


22
ноябрь, 2015 ел
якшәмбе

Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда ир-егетләр арасында татарча көрәш буенча республика чемпионаты узды. Анда 50 командадан 428 көрәшче катнашты. Җиңүчеләр арасында кукмаралылар да бар. 130 килограммлы үлчәү авырлыгында Ринат Дәүләтшин – өченче, 130 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Фәнил Исмәгыйлев икенче урыннарны алдылар.

Ике көнгә сузылган бу бәйгедә 365 райондашыбыз катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Беренче көнне авыллардан килгән конкурсантлар чыгыш ясаса, икенче көнне балалар бакчаларында тәбияләнүчеләр, мәктәп укучылары белән беррәттән олылар да сәхнәгә чыкты. Һәр номинация һәм  яшь категориясе буенча җиңүчеләр билгеләнде, дип хәбәр итте район мәдәният йорты методисты Фәрзия Салләмова.

 20 ноябрь көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү  үзәгендә балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан, “Ромашка”  гаилә клубының  “Ата-аналар һәм балаларның хокуклары һәм бурычлары”  дип аталган утырышы булды. Ул түгәрәк өстәл  артына тәрбиягә авыр бирелүче балалар, һәм аларның  ата-аналары чакырылган иде. Түгәрәк өстәл артына “Тылсым” үзәге, опека һәм попечительлек бүлеге  хезмәткәрләре, ПДН һәм КДН инспекторы чакырылган иде.


21
ноябрь, 2015 ел
шимбә

20 ноябрь көнне Кукмара бистәсендә яшәүче Григорьева Марина Александровнага  90 яшь тулды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева  юбилярны 90 яшьлек юбилее белән котладылар, Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International