Бүген Казан шәһәренең Агропромышленность паркында авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәсе үтте.
22 октябрь көнне Кукмара районы ЗАГС бүлегендә 14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы булды. 17 кыз һәм егеткә паспортларны район Советы аппараты җитәкчесе Резеда Гаянова тапшырды.
22 октябрь көнне “Тылсым” үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүче гражданнар өчен хезмәт терапиясе инструкторы Ленара Шайдуллина, психолог Айгөл Локманова мәдәният һәм ял паркына экскурсия оештырдылар.
22 октябрь көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт оештырды. Ильгиз Зарипов, Нәкия Орлова, Руфинә Габдулхаева, Виталий Андреев, Ильнар Камалиев катнашындагы концерт өлкәннәрнең күңеленә хуш килде.
22 октябрь көнне китапханәсе Нурия Гайнутдинова күппрофильле лицейның 6б сыйныфы укучылары өчен “Этикет кагыйдәләре” дип аталган турнир үткәрде. Балалар “этикет” сүзенең кайдан килеп чыгуын, аның кагыйдәләрен, хәзерге заманга яраклашуын, ничек үзгәрүе турында өйрәнделәр.
20 октябрь көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү социаль педагогы Д. Мубаракшина балигъ булмаган балалар белән мөселман дин вәкиле З. Низамутдинов белән очрашу оештырды. Очрашу барышында Зиятдин Мухарлямович әхлак тәрбиясенә багышланган әңгәмә үткәрде. “Фотография” дигән видеофильм күрсәтелде.