ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Өлкәнннәр өчен  8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр  бушлай юридик ярдәм күрсәтелә:

 Фәнзил Якупов (кабул итү урыны - район Советы бинасы, Ленин урамы, 13 йорт);

 Марс Мамаев, район пенсия фондының юрист-консультанты (кабул итү урыны - район Советы бинасы, Ленин урамы, 13 йорт);

Резеда Савыкова,  “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге юрист-консультанты (кабул итү урыны – “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Степан Разин урамы, 3 йорт);

Рәйсә Вәлиева, адвокат (кабул итү урыны – “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Степан Разин урамы, 3 йорт).

 


20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина Аш Буҗи авылында яшәүче Закирова Гайниһаят Хөсәен кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде. Шулай ук юбиляры  социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева, мәдәният Идарәсе начальнигы Рамиль Нуриев, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фанис Фаттахов котлады.

   “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен туган көн бәйрәме үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә балалар балалар белән беррәттән әти-әниләр дә яхшы кәеф, энергия алдылар. Алар бие теләп төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар, “Каравай” җырладылар.


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

18 октябрь көнне “Олимп” боз сараенда 2001 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелегенең чираттагы уеннары үтте. “Орион” (Кукмара) һәм “Тимерхан” (Саба) уены, Кукмаралар файдасына 12:4 счеты белән  тәмамланды.

 

17 октябрь көнне “Олимп” боз сараенда 2001 елгы командалар арасында Татарстан Беренчелегенең чираттагы уеннары үтте. “Орион” (Кукмара) һәм “Девон” (Баулы) уены, Баулылар файдасына 8:1.  

16 ноябрь көнне китапханәче Нурия Гайнетдинова Кукмара №4 мәктәбенең 6а сыйныф укучылары өчен “Этикет кагыйдәләрен яшьтән өйрәник” дип аталган занятие үткәрде. Балалар урамда, очрашуларда, кеше белән сөйләшкәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр.

8 октябрь көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә инвалидлар арасында шахмат-шашка ярышлары үтте.

Ярышка Кукмарадан һәм күрше-тирә районнардан спорт сөючеләр, Андрейның дуслары килгән иде. Җиңүчеләр менә кемнәр: Айзилә Кадыйрова (Сәрдекбаш), Нурсил Мотыйгуллин (Туембаш), Рәмис Хайтимеров (Зур Сәрдек), Максим Петров (Ош.Юмья), Алия Шакирова (Өскебаш), Алексей Данилов (Ош. Юмья), Раниф Сабирҗанов (Кукмара). Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, медальләр, акчалата бүләкләр тапшырылды.

16
октябрь, 2015 ел
җомга

16 октябрь көнне Кукмара бистәсендә яшәүче Рахимуллина Язилә Набиулла кызына 90 яшь тулды. Аны район Башлыгы урынбасары Р. Каримуллина, Кукмара үзәк больницасы баш врачы Р. Халиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева котладылар, аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр.

15 октябрь көнне ГАУСО «КЦСОН «Тылсым» хезмәткәрләре Кукмара №4 мәктәбе педагоглары белән берлектә саф һавада “Сфетофор мәктәбе” дип аталган чара үткәрде. Әлеге чара балаларда юл йөрү кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен ныгыту максатыннан үткәрелде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International