ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2015 ел
җомга

Район Башлыгы урынбасары Каримуллина Равия Мамашир авылында  яшәүче Мустафина Разия Рахматулла кызын  90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде. Шулай ук Харис абыйны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева, Мамашир җирлеге башлыгы  Илгиз Ахметзянов  тәбрикләде.

15 октябрь көнне “Олимп” боз сараенда 2001 елда туган малайлар командалары арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелеге үтте. “Орион” (Кукмара) һәм “Олимп” (Мамадаш) командалары көч сынашты. Уен 6:3 күрсәткече белән, “Орион” командасы файдасына тәмаланды.

 


15
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

15 октярь көнне китапханәче Тәскирә Сәлимова “Тылсым” үзәгенә йөрүче пенсионерлар өчен «Шәһри Казан” татар газетасына 25 ел, “Татарстан”   журналына – 95 ел тулу уңаеннан әңгәмә үткәрде.

Бүген өченче чакырылыш Кукмара район Советының икенче сессиясе булды. Көн тәртибендә район Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү, район Советының даими комиссияләре, аларның составлары, район бюджетының тугыз айда үтәлеше, район Советының 19.12.2014 елгы 62 санлы “Кукмара муниципаль районының 2015 елга һәм планлы 2016 һәм 2017 елларга бюджеты турында”гы  карарына үзгәрешләр кертү, районда бюджет процессы турындагы кагыйдәләрнең үтәлеше, районның 2016 елга бюджетын төзү турында  һәм башка мәсьәләләр каралды.


Төзекләндерелгән күпкатлы йортлар янында Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән мондый бәйрәм Гафиятуллин урамында  да үткәрелде. Тантаналы чарада район Район Башлыгы С. Димитриев катнашты.

Район Советының киңәшмәләр залында район башлыгы Сергей Димитриев Кукмарадагы күпкатлы йортларның йорт комитеты рәисләре белән очрашты. Киңәшмәдә ел дәвамында башкарылган эшләргә кыскача хисап ясалды. Район җитәкчелеге алдагы елларда поселокны төзекләндерү буенча нинди эшләр планлаштырылганын әйтеп узды. Йорт комитеты рәисләре үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.

14 октябрь көнне китапханәче Саттарова Лилия Кукмара №3 мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен “М. Насыйбуллин - язучы, юрист, педагог” дип аталган әдәби дәрес үткәрде.

8 октябрь көнне китапханәче Гөлфия Мукминова “Тамчы” экологик клубының  “Яшел энҗе бөртеге” дип аталган чираттагы занятиесен үткәрде. Чара барышында балалар Кукмара төбәгенең табигате, табигый һәйкәлләре, чишмәләре, флорасы белән таныштылар.

13
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

10 октябрьдә район мәдәният Йорты каршындагы иҗади төркем “Җырымда юатырмын”  дип исемләнгән зур концерт программасы белән Әтнә районының Югары Сәрдә авылында булып кайтты. Чара кысаларында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре “Идел Йорт ” фестиваленең оештыручысы, чыгышы белән Югары Сәрдә авылыннан булган Саттаров Камил Зиннәт улын олуг юбилее белән тәбрик иттеләр. Концерт матур теләкләр, җыр, бию белән үрелеп барды.

9 октябрь көнне  “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  17 спорт-сәламәтләндерү сезоны башланды. Физкультура инструкторы Ольга Михайлова ветераннар өчен “Күңелле стартлар” ярышы үткәрелде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International