ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
“Сөт иле” җәмгыятенең “Дружба” агрофирмасында техниканы ремонтлау, терлекчелек, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Чарада хуҗалык, оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.

12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

9 октябрь  көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль  ярдәм күрсәтү  үзәге хезмәткәрләре  Зиннатова Сәрия һәм Зарипова Расима Кукмара бистәсенең Толстой урамында яшәүче Хасанова Магһнас апага бакча эшләрендә булыштылар. Маһинас апаның кишере бик уңган булып чыкты, социаль  хезмәткәрләр кишер уңышын бер өлешен Степан Разин урамында  ялгызы яшәүче Аухадиева Фагыйлә апага да илтеп бирделәр. Фагылә апа  яхшылык эшләүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.  

9 октябрь көнне “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә тернәкләнү курсы узучы өлкәннәр өчен  концерт оештырылды. Әлеге чараның инициаторлары Кукмара №4  мәктәбе укытучылары Дамира Рафисовна һәм Алсу Фархатовна. Ял итүчеләр каршында  4б һәм 1б сыйныф укучылар чыгыш ясады.   

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне  уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.


9
октябрь, 2015 ел
җомга
Төзекләндерелгән күпкатлы йортлар янында Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән мондый бәйрәм Ворошилов урамындагы 20нче йорт каршында да үткәрелде. Тантаналы чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин, поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллиннар катнашты. Күпьеллык фидакарь хезмәте, йортны һәм йорт тирәсен яхшы хәлдә тотуы, уңай яшәү шартлары тудыруы өчен әлеге йорт комитеты рәисе Гөлчәчәк Салиховага поселок башкарма комитетының Мактау грамотасы тапшырылды.

Югары Кузмесь китапханәчесе Валентина Тухтарова кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Халыкара хайваннарны яклау көне” дип аталган сыйныф сәгате үткәрде.  Балалар хайваннар турында шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар әйтештеләр.

 

8 октябрь көнне китапханәче Гөлфия Мукминова “Тамчы” экологик клубының  “Яшел энҗе бөртеге” дип аталган чираттагы занятиесен үткәрде. Чара барышында балалар Кукмара төбәгенең табигате, табигый һәйкәлләре, чишмәләре, флорасы белән таныштылар.

8 октября специалисты ГАУСО КЦСОН «Тылсым» совместно с педагогами МБОУ СОШ №4 Захидой Назировной и Венерой Хайдаровной провели групповое занятие на свежем воздухе с несовершеннолетними детьми на тему: «А на дворе у нас игра» в парке отдыха и культуры в п.Кукмор.

Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең “Наз” тернәкләндерү бүлегендә Өлкәнәр көненә багышланган “Көз нигъмәтләре” дип аталган  күргәзмә үтте. Социаль хезмәткәрләр, дәвалану курсы үтүче гражданнар әлеге чарада актив катнаштылар. Җыелган продукцияне 16 аз керемле гражданнарга илтеп тапшырдылар. Әлеге чарада Л. Шайдуллина, А. Лукмановалар актив катнашты.

 

В социальном реабилитационном отделении «Наз» комплексного центра социального обслуживания населения «Тылсым» в Кукморском муниципальном районе 08.10.2015 состоялось занятие в виде викторины «А ну-ка бабушки…!», организованный инструктором по трудовой терапии Шайдуллиной Ленарой Вильсоровной.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International