ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2015 ел
чәршәмбе
18 август көнне “Халыклар дуслыгы йорты”нда милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре: русларның – Бурцева С.В., мариларның – Искаков Л.А., удмуртларның – Зайцева Р.Н., керәшеннәрнең – Афанасьев А.Н. катнашында ТАССР оешуга 95, Татарстан Республикасының 25 еллыгына багышланган “Туган илебез – Татарстан” дип аталган түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.

18
август, 2015 ел
сишәмбе
12 август көнне Янил авылы китапханәчесе Гөлнур Галимуллина төрле яшьтәге мәктәп укучыларын табигатькә экскурсиягә алып барды. 
Зур Кукмара авылы китапханәчесе  Гөлнур Хаҗиева, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәлектә, төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен, “Һәр рәсемдә – кояш” дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрде. 
Район җитәкчелегенең халык белән очрашулары дәвам итә. Аның чираттагысы Ятмас Дусай авыл җирлегендә оештырылып, 2015 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар, бурычлар турында сөйләшенде.
17 август көнне «Наследники России» программасы кысаларында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль педагог Э. Набиева , ТАССРның 95, Татарстан Республикасының 25 еллыгына багышлап балигъ булмаган балалар белән Кукмара туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.
“Президент белән бергә” программасы кысаларында “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә “Юл кагыйдәләре белән дус булыйк” дип аталган интеллектуаль – спорт ярышы үткәрелде. Балалар ике командага бүленеп юл кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Алар “Билгене таны”, “Билгене яса” һ.б. конкурсларда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр.
15 августта Мәчкәрә авылында халкыбызның «Кичке уен”ы үткәрелде. Бәйрәм ачык һавада оешкан төстә үтте. Бу чарада район мәдәният йорты үзешчәннәре актив катнашты.

17
август, 2015 ел
дүшәмбе
14 август көнне китапханәче Пахомова Валентина Геннадиевна “Современница” клубының чираттагы утырышын үткәрде. “Табигать байлыгы” дип аталаган әлеге чарага утырышта катнашучылар көзге байлыктан әзерләнгән заготовкалар алвп килделәр, рецептлары белән таныштылар.
Җиңү паркы каршындагы мәйданда бал спасы - ярминкә үткәрелде. Әлеге бәйрәм, быел беренче тапкыр оештырылуына карамастан, анда халык шактый җыелган иде.
15 август көнне Кукмара районы тарихында беренче мәртәбә Бал ярминкәсе үткәрелде. Бу ярминкә Рәсәйдә уза торган “Медовый спас” бәйрәме кысаларында үтте. Ярминкәдә Кукмара районы умартачыларының киң ассортименттагы продукцияләре тәгъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International