ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Зур Кукмара авылының зират территориясен зурайтып, профнастил койма белән әйләндереп алу эшләре башланып китте. “Хәзергә 380 метр ара профнастил белән тышланачак. Авыл яшьләре үз теләкләре белән бушлай эшлиләр. Төзелеш материаллары мәчеткә җыелган, авыл халкы биргән хәйрия акчаларына алынды. Зиратны, гомумән, 1400 метр озынлыктагы койма белән әйләндереп аласы бар. Акча җыелса ул профнастил, булмаса, тимер сетка белән эшләнәчәк”,– диде авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев.
Республикабызда ел саен август аенда хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге патронажлары астында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” дигән республика акциясе үткәрелә. Быел әлеге акция кысаларындарайоныбызның аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрендә тәрбияләнүче, инвалид яки әти–әниләре инвалид булган 100дән артык балага ярдәм оештырылачак.
“Авыл эчендәге социаль учреждениеләрне асфальт юлга тоташтыру” дип аталган республика программасы кысаларында Камышлы авылының үзәк урамына бер чакрым озынлыкта асфальт юл салынган. Бу эшне Кукмара юл төзү-ремонтлау идарәсе эшчеләре башкарган. Авылдагы асфальт юл барлыгы 30 миллион 271 мең сумга төшкән.
Нормабаш авылы халкы гасырлар дәвамында файдаланган чишмәгә инде байтак еллар кул тимәгән иде. Әйләнә-тирәсен агач, чүп үләне басты. Яры ишелеп, чишмә икенче урынга күчте.
Район җитәкчелегенең халык белән очрашулары дәвам итә. Аның чираттагысы Каенсар авыл җирлегендә оештырылып, 2015 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар, бурычлар турында сөйләшенде.

5
август, 2015 ел
чәршәмбе
7 августта 9.00 сәгатьтә Кукмара район Советының кырык бишенче сессиясе чакырыла.
Бүген район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм бер төркем служба вәкилләре Өркеш авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очраштылар. Очрашу барышында агымдагы елда башкарылган эшләр турында сөйләшенде, киләчәккә планнар һәм бурычлар билгеләнде. Юл мәсьәләләре, Интернет челтәренә тоташу, пай җирләре турындагы һ.б. сорауларга җаваплар бирелде.

4
август, 2015 ел
сишәмбе
Бүген район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм бер төркем служба вәкилләре Күкшел авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очраштылар. Очрашу барышында агымдагы елда башкарылган эшләр турында сөйләшенде, киләчәккә планнар һәм бурычлар билгеләнде, сорауларга җаваплар бирелде.

3
август, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Югары Өскебаш авылында яшәүче Мәйсүфә апа Шакирова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл ветеранын гомер бәйрәме белән район җитәкчесе Сергей Димитриев тәбрикләде, юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыгы Нургаян Мөхәммәдҗановлар да юбилярга үзләренең котлауларын ирештерделәр.
Казан шәһәренең Мирный бистәсендә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй узды. Әлеге чарада Кукмара районы халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишегалды тәкъдим итте. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунакларны район җитәкчесе Сергей Димитриев каршылады. Кунаклар күргәзмәләр белән таныштылар, үзләренә кирәкле мәгълүмат алдылар, бик канәгать булуларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International