ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
8 июль көнне Җиңү Паркы каршында Гайлә көненә багышланган тантаналы кичә уздырылды. Бәйрәм барышында күп кенә үрнәк гайләләрне тәбрикләп районыбызның үзешчән оста җырчылары катнашында концерт булды.
Бәйрәм концерты яшьләр өчен дискотека белән тәмамланды.
“Президент белән бергә” программасы рамкаларында “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Кукмара туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар.

8
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Өлге авылында гомер кичерүче Салиховлар гаиләсендә булып кайттык. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин Хатирә апа белән Мөбарәкҗан абыйга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале, Мактау грамотасы, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук район ЗАГС бүлеге мөдире Зөлфия Латыйпова, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллиналар да өлкәннәргә үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр.

7 июль көнне Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина Олыяз авлында яшәүче Хайруллина Минеҗамал Габдрахман кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады.

7
июль, 2015 ел
сишәмбе
“Авыл яшьләре” уеннары тәмамланды. Татарстанның 43 районыннан командалар катнашты. Кукмара районы командасы 3 урын яулады.

6
июль, 2015 ел
дүшәмбе
В Альметьевске состоялось Открытое Первенство ДЮСШ по настольному теннису среди юношей и девушек 1998 года рождения и моложе, 2001 года рождения и моложе, 2004 года рождения и моложе, которое было посвящено Дню защиты детей. Воспитанник отделения настольного тенниса ДЮСШ «Зилант» Булат Каюмов занял в нем 2 место.

4
июль, 2015 ел
шимбә
3 июль көнне Мамадыш шәһәрендә “Авыл яшьләре” IХ җәйге спорт уеннары ачылды. Район җитәкчесе С. Димитриев тантанада катнашып, районның җыелма командасына уңышлар теләде.
30 июнь көнне Кукмара волонтерлары “Президент белән бергә” хәрәкәте тарафыннан оештырылган «Будет чисто в Татарстане» акциясендә катнаштылар. Волонтерлар Степан Разин урамын җыештыруда катнаштылар.

3
июль, 2015 ел
җомга

Авыл хуҗалыгында иң җаваплы чор – терлек азыгы әзерләү бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә район буенча шәхси хуҗалыкларга да өләшүне кертеп, 17200 тоннан печән әзерләнгән. Ә күмәк хуҗалыклар буенча бу сан - 11600 тонна. Шулай ук хуҗалыкларда сенаж салу, яфраказык әзерләү дәвам итә. Бүгенге көндә “Дружба”, “Тукай” агрофирмаларында сенаж салу оешкан төстә бара. Кукмара агрофирмасында, “Агрохимсервис”та печән хәзерләү планга карата 100 процент үтәлгән. “Урал”да – 97, Вахитов исемендәге хуҗалыкта – 85, “Әсәнбаш” агрофирмасында 92 процент печән хәзерләнгән.  

Яфраказык әзерләүгә килгәндә,складларга 20 мең пар миллек киптерүгә куелган.

Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова  кече һәм урта яшьтәге балалар өчен “Туган ил – нәрсә ул? Син аны ничек аңлыйсың?” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International