ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2015 ел
җомга
Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова  кече һәм урта яшьтәге балалар өчен “Туган ил – нәрсә ул? Син аны ничек аңлыйсың?” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 
Зур Сәрдек мәдәният йортында ТАССРның 95 еллыгына багышланган “Гүзәл җирем Татарстан” дип аталган дәрес-деспут үткәрелде. Балалар Татарстан тарихы буенча күп мәгълүмат алдылар.
Зур Сәрдек авылы балалар мәйданчыгында 1-4 сыйныф укучылары өчен мәдәни-спорт ярышлары үтте.
27 -28 июнь көннәрендә Башкортстан Республикасының Калтасин районы Зур Качак авылында “Чакара” VI фольклор фестивале үтте. Әлеге чарада Нырья авылыннан “Сактон” ансамбле катнашып чыгыш ясады.

Шушы көннәрдә “Нараткай” балаларны сәламәтләндерү лагерендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара узды. ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллин сүзләренә караганда, укучылар “Патруль” “Җәяүле” һәм “Светофор” командаларына бүленеп көч сынашкан. Командалар “Визит карточкасы”н тәкъдим иткәннәр, юл билгеләрен, юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча үзләренең белемнәрен сынаганнар, табышмакларга җаваплар биргәннәр, музыкаль номер күрсәткәннәр. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылган.


2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кукмараның Ленин һәм Ворошилов урамнарында “Стройком” оешмасында эшләнелгән эскәмияләр куела башлады. Быел барлыгы 18 эскәмия урнаштырылачак. Бу эскәмияләр Вадим Әхәтов җитәкләгән әлеге оешманың халыкка бүләге.
Кукмара районында 1-2 июль көннәрендә Донор көне үткәрелде. Җиңү паркы каршындагы паркта махсус җиһазландырылган машинада кан алу бригадасы эшләде.

Идел буе спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусында балаларга ике дәүләт телен өйрәтүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы балалар бакчаларына берәр миллион сум күләмендә грантлар тапшырылды. Шулай ук республиканың иң яхшы 20 мәктәпкәчә учреждениесе дә “Балалар бакчасында белем бирү процессын иң яхшы оештыру” конкурсында җиңгән өчен 500әр мең сум грант алды. Поселокның “Чулпан” балалар бакчасы әлеге грантларның икесенә дә ия булды.

-Бүләкләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тапшырды. Сөенечебезнең чиге юк, - дип хәбәр итте бакча мөдре Ландыш Идиятуллина.


1
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында 8-9 сыйныф укучылары өчен “Наркомания – замана чире” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә  барышында укучылар белән наркомания һәм наркотиклар турында сөйләшү алып барылды. Аларга  наркотикның сәламәтлеккә зыяны турында әйтеп кителде. Шулай ук “Наркомания”дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Ахырдан укучылар тест сорауларына җавап бирделәр.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, диләр. Кукмарада газ да җитештерелми, нефть тә чыгарылмый, районыбызның төп байлыгы – аның һөнәрле халкы. Бу фикерне очрашуда еш ишетергә туры килде. Эшләмичә генә югары үрләр яулап, тормыш шартларын яхшыртып булмый. Ә безнең як халкының кулыннан эш килә, тирә-ягыбызда урнашкан оешма-предприятиеләрнең күплеге, шуның нәтиҗәсе. Әмма үз эшеңне булдыру өчен һөнәрең буенча белгеч булу гына җитми, сәүдә эшенә “кулың ятуы”, һәм, әлбәттә, дәүләт ярдәме, җирле җитәкчелекнең уңай карашы да сорала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International