ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2015 ел
сишәмбе
Мәмәшир авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Х.Ибраһимның “Ялгыз каен күзе” исемле мелодрамасы сәхнәләштерелде. Авыл халкы спектакльне бик җылы кабул итте.
Бөтендөнья татар Конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" җәмгыятенең татар хатын-кызлары форумы Казанда, 15-17-май көннәрендә уздырылды. Форумның көн тәртибендә Арча педагогия көллиятенә, Тукай Кырлайга сәяхәт, Казанның 1000 еллыгы музеена бару, Кәрим Тинчурин исемендәге театрда спектакль һәм концерт карау, Камал театры һәм Фәннәр Академиясендә күренекле шәхесләребез һәм чит ил кунаклары чыгышларыннан торган зур киңәшмә булды.

18
май, 2015 ел
дүшәмбе
Халыкара балалар Ышаныч телефоны көне бала авыр хәлдә калганда ярдәм сорасын, үз проблемалары хакында киңәшләшсен, фикер алышсын өчен барлыкка килгән. Әлеге көн кысаларында “Волонтер-Кукмара” иреклеләр отряды вәкилләре Кукмара 3нче урта мәктәбендә “Балалар ышаныч телефонына “Әйе” дип әйтә” дигән акция үткәрделәр.
20 май көнне Нырты, Нырья, Олыяз авыл җирлекләрендә “Бердәм Россия” партиясе праймеризы үтте.

18 май көнне китапханәче Тәскирә Сәлимова “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә йөрүче пенсионерлар өчен “Язучы фронтовиклар” дип аталган әдәби сәгать үткәрде.


Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Йөзмөхәммәтова “Безнең ветераннарыбыз”  исеме астында 2-3 сыйныф укучыларын  тыл ветераны Миңсылу Юнусова белән очраштырды.
Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова 5 нче сыйныф укучылары өчен “Безнең арада – дуслык!” дип исемләнгән әхлак дәресе үткәрде.
Кызыл Октябрь авылында яшәүче сугыш ветераны Мөлеков Абдул Мөлек улына 90 яшь тулды. Юбилярны район Башлыгы урынбасары урынбасары Равия Каримуллина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиев, Поч. Кучук җирлеге башлыгы Фәния Гайнутдинов котладылар. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар.

15
май, 2015 ел
җомга
15 май көнне Түбән Үрәс һәм Түбән Өскебаш авыл җирлекләрендә “Бердәм Россия” партиясе праймеризы үтте.
17 май - Халыкара балалар Ышаныч телефоны көне. Әлеге көн уңаеннан Кукмара волонтерлары Кукмара №3 мәктәбендә “Балалар ышаныч телефонына “Әйе” дип әйтәләр” дип аталган акция үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International