ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
21 апрель көнне Вахит авылы китапханәсендә башлангыч мәктәп укучылары белән “Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык”-дип исемләнгән әңгәмә узды. Китапханәче балалар белән дуслык турында сөйләште, мәкальләр һәм дуслык темасына багышланган шигырьләр белән таныштырды.
21 апрель көнне Байлангар авылы китапханәсендә укучылар белән “Син чын дус була беләсеңме”дигән әңгәмә үтте.
Зур Сәрдек авылы китапханәсендә “Дуслык белән көчле без” дип аталган чара үткәрелде. Максаты: китап укучыларда ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай кешелекле әхлакый сыйфатларны формалаштыру. Әлеге чара китапханәченең кереш сүзе белән башланып китте.
Зур Кукмара авылы китапханәчесе урта яшьтәге мәктәп укучылары белән “Чын дус” дип аталган әңгәмә үткәрде. Әлеге чарада ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай кешелекле әхлаки сыйфатлар турында сүз барды.
Кәркәвеч авылы китапхәнәсендә ”Дуслык, бердәмлек, татулык” турында китапханә сәгате булып узды. Әлеге чараның максаты: балаларда дуслык хисе тәрбияләү, дуслыкның кадерен белү кебек төшенчәләрне аңлату.
Матур итеп бизәлгән залда талгын гына көй агыла. Бар җиһанга бәйрәм рухы сибелгән. Бәясен бернәрсә белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен әһәмияте арта барган кыйммәтле хәзинә - китаплар. Бай эчтәлекле, балалар өчен язылган китаплардан күргәзмә төзелгән.
22 апрель көнне “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгенә йөрүче балалар Кукмара туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар.

22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
22 апрель көнне Туембаш авылы кипатханәчесе “Георгий лтасмасы” акциясендә катнашты. Ватан өчен көрәшкән сугышчылырга хөрмәт йөзеннән, китап укучыларның күкрәкләренә Георгий тасмалары такты.
22 апрель көнне Аш – Бузи авыл китапханәсендә Георгий тасмасы көне үтте. Китапханәче Ярмиева Алсу балаларны тасманың мәгънәсе белән таныштырды. Шулай ук, балалар әлеге тасманы бәйләргә өйрәнделәр.

“Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында рәссам Колесникова Ольга Викторовна белән очрашу үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International