ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2015 ел
дүшәмбе
Нырья урта гомуми белем бирү мәктәбендә спорт ветераны В. Кузьмин истәлегенә биотлон буенча ярышлар узды. 1 урында- Нырья, 2 урында- Сәрдекбаш, 3 урында Ош. Юмья мәктәбе командалары калды.


Югары Арбаш урта мәктәбендә “Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә” дип аталган өченче фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференция эшендә Россия фәннәр академиясе академигы, профессор Ә.Газизуллин, экология министрлыгының өлкән белгече Р.Хуҗиев, Саба дендробакча директоры И.Шәймиев, экология министрлыгының төньяк җирле идарә белгече Ф.Латыш катнаштылар.
“Зилант” спорт балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенең чаңгы бүлегендә шөгыльләнүче Шакаева Анна (тренеры Исаева Алевтина, Саляхов Ильфар) Чебакса шәһәрендә үткән “Казанские Стальные профили” призына үткән республикакүләм чаңгы ярышында 2 урынны яулады.
“Зилант” спорт балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенең чаңгы бүлегендә шөгыльләнүче балалар Вятка Аланы шәһәрендә Газпром призына үткән чаңгы ярышында катнаштылар. Камалиев Реналь 2 урын, Алексеев Николай 3 урынны алдылар.
Буа шәһәрендә 2001-2001 елгы малайлар һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. “Зилант” спорт балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә шөгыльләнүче Заитдинов Разиль (65 кг үлчәү авырлыгында) бронза медальгә лаек булды.
Байлар Сабасында Татарстан Республикасы укучыларының өстәл теннисы буенча X Спартакиадасы үтте. “Зилант” спорт балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе балалары гомуми зачетта 4 урынны алдылар.
Бөек Җиңү 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырыла. 12 һәм 13 март көннәрендә “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тәрбиядә булган ветераннарга директор Нурсия Мубаракова, бүлек мөдире Р. Фазлеева, ОНСО специалисты А. Юзмухаметова юбилей медальләре тапшырдылар.

14
март, 2015 ел
шимбә
Кукмара мөселман мәдрәсәсендә гыйлем алучы шәкертләр арасында бәйгеләр үткәрү соңгы елларда күркәм гадәткә әверелде. Күптән түгел Кукмара үзәк мәчетендә “Мөслимәләр” бәйгесенең узуы да шуның бер дәлиле. Бирегә килүгә күнелне дулкынлану, мөслимәләребезгә карап соклану, горурлану хисләре, бәйрәм рухы чолгап алды.
Раниф Хәсәнҗанов истәлегенә хоккей турниры инде икенче тапкыр үтә. Узган ел ярышта барлыгы дүрт команда катнашкан булса, быел исә чакырылган командаларның саны икеләтә артты. Мәмәшир авылы боз мәйданчыгы үзенә Купка, Сәрдекбаш, Олыяз, Күкшел, Адай авылларыннан килгән яшьләрне җыйды. Уенны Күкшел һәм Купка командалары башлап җибәрде. Боз өстендә кызу көрәш барган вакытта исә, читтәрәк, зур казаннарда пылау әзерләнде, самавырларда чәй кайнатылды. Сәгать сигездә башланган уен кичке дүрткә кадәр дәвам итте. Уен нәтиҗәләре буенча Сәрдекбаш – беренче, Мәмәшир – икенче, Күкшел – өченче, Адай командалары дүртенче урыннарны яуладылар.
Югары Арбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә теннис буенча ярышлар үтте. Әлеге ярышларда беренче урынны Югары Арбаш мәктәбе укучылары яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International