ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2015 ел
җомга
12 март көнне Урта Комар, Түбән Өскебаш, Чарлы җирлекләрендә ветераннарга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләре тапшырылды. Әлеге тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин, район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район ветераннар советы рәисе Мияссар Мансуров катнашты.
11 март көнне Сәрдекбаш җирлегендә ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләре тапшырылды. Әлеге тантаналы чарада район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район ветераннар советы рәисе Мияссар Мансуров катнашты.

12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
12 мартта балалар китапханәсендә халыкара урман көненә карата «Про зеленые леса и лесные чудеса» дип исемләнгән экологик уен-сәяхәт оештырылды.
11 март көнне 3 нче номерлы мәктәптә 6Б сыйныф укучылары өчен «Спасибо! Извините! Пожалуйста!»  дип исемләнгән этика дәресе үткәрелде. 
Бүген район җитәкчесе Сергей Димитриев Кукмара бистәсендә яшәүче сугыш ветераны Антипов Василий Михайловичның өендә булып, аңа “1942-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медале тапшырды.
Поч.Кучук авылы мәдәният йорты каршында оешкан “Кнавел” мари халык фольклор ансамбле үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге ансамбль районда гына түгел, республикакүләм, төбәкара, Россия, халыкара конкурс-фестивальләрдә актив катнаша.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, 7 мартта Урта Комар авыл җирлегендә гүзәл затларны бәйрәм белән котлау һәм алтын юбилейлы гаилә парларын тәбрикләү уңаеннан зур бәйрәм оештырылды.

11
март, 2015 ел
чәршәмбе
10 март көнне Кукмара металл савыт-сабалар һәм тегү фабрикасында Башкарма комитетның отчет җыелышы үтте. Оешма хезмәткәрләре алдында район җитәкчесе Сергей Димитриев чыгыш ясады.

11 март көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Тылсым”да ял итүче пенсионерларга “Әдәбият дөньясында гүзәл хатын-кыз” исемле әнгәмә үткәрде.

6 март көнне Кукмара тегү фабрикасында Марат Хасанов җитәкчелегендәге балалар сәнгать мәктәбе тынлы оркертры бәйрәм концерты куйды. Яшь музыкантлар башкаруында популыр җырлар, көйләр, чит ил композиторлары әсәрләре яңгырады. Тамашачылар һәрбер чыгышны алкышларга күмделәр. Оешма җитәкчесе Рафаэль Голов сәнгать мәктәбе укучыларына һәм укытучыларына зур рәхмәт белдерде, мондый очрашулар алга таба да дәвам итәр дип ышанып калабыз, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International