Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кукмарада террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте
Район Советында террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Поселок һәм авыл җирлекләрендә җәмәгать җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм террорлык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, район гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәре Эльмир Хәбибрахманов, Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Нурфат Яппаровлар чыгыш ясады.
18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Кукмараның салым инспекциясе “Ачык ишекләр көне” акциясе үткәрә
Россиянең Татарстан Республикасы буенча 10нчы районара Федераль салым хезмәте инспекциясе 27 һәм 28 мартта салым түләүчеләр – физик затлар өчен “Ачык ишекләр көне” акциясе үткәрә. Әлеге чара кысаларында теләге булган һәркемгә 2015 елгы декларация кампаниясе турында күбрәк белергә һәм физик затларның керемнәренә салым буенча декларация (3НДФЛ) тутыру турында практик киңәшләр алырга мөмкин булачак.
Китапханәдә экскурсиядә
18 мартта Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары район Үзәк китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәчеләр Баһавиева А.Р., Гайнутдинова Н.Ш. аларны яңа кайткан китаплар белән таныштырдылар, журналларга күзәтү ясадылар. Әлеге экскурсиядә 49 бала катнашты.
Зур Кукмара авылы китапханәсендә “Наркомания – афәт ул” дигән әңгәмә үтте
15 мартта Зур Кукмара авылы китапханәсендә Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан “Наркомания – афәт ул” дигән әңгәмә үтте. Китапханәче Хазиева Г.Г. 11 сыйныф укучыларына наркоманиянең зыяны турында сөйләде, мисаллар китерде, килеп чыгу, таралу сәбәпләрен аңлатты.
Район Үзәк китапханәдә «Только памятью, война возвращайся!» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү булды
Район Үзәк китапханәдә 17 март көнне «Только памятью, война возвращайся!» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү булды. Китапханәче Багавиева А.Р. беренче сыйныф укучыларын Бөек Ватан сугышы турында язылган китаплар, шул чор язучылары белән таныштырды, районыбызның геройлары турында сөйләде.
17
март, 2015 ел
сишәмбе
Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
20 мартта, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру уңаеннан, республикабызның Кукмара нотариаль округы нотариуслары, район прокуроры һәм адвокатлары тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең Бердәм Көне үткәрелә. Түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә:
Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15, район Башкарма комитеты бинасы, 1кат, “бердәм Россия” партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе.
Кабул итү графигы:
8.00-9.00 нотариус Вәлиев Рафил Кавый улы
9.00-10.00 нотариус Миндубаева Роза Ногман кызы
10.00-11.00 нотариус Шайдуллина Вәсилә Хамбал кызы
11.00-14.00 адвокат Вәлиева Рәйсә Наил кызы
14.00-16.00 прокурор Нәҗипов Минемулла Миннерахман улы
Белешмәләр өчен телефон: 2-65-14
Белгечләр Кукмара аграр көллияте студентлары белән очрашты
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Арча төбәкара бүлеге хезмәткәрләре Татарстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсенең Мамадыш, Саба, Кукмара районнары төбәкара белгечләре белән берлектә Кукмара аграр көллиятендә студентлар белән очраштылар.
Кукмарада МЧСның республика ярышлары узачак
21 мартта Кукмара янгын часте һәм “Зилант” спорткомплексы арасындагы мәйданчыкта “Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең 2015 елда автомобиль транспортындагы гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетергәндә авария-коткару эшләре үткәрү буенча иң яхшы командасы” исеменә республика ярышлары үткәрелә. Биредә республиканың беренче этабында – зона ярышларында җиңгән иң көчле 9 команда катнашачак. Башлана 10 сәгатьтә.
16
март, 2015 ел
дүшәмбе
Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы узды
Кукмара районы командасы Яшел Үзән шәһәрендә үткән Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында катнашты. Команда составында Гайнутдинов Фәнис, Халиуллин Илһам, Камалова Светлана, Низамова Диляра бар иде.
Нырья урта гомуми белем бирү мәктәбендә спорт ветераны В. Кузьмин истәлегенә биотлон буенча ярышлар узды
Нырья урта гомуми белем бирү мәктәбендә спорт ветераны В. Кузьмин истәлегенә биотлон буенча ярышлар узды. 1 урында- Нырья, 2 урында- Сәрдекбаш, 3 урында Ош. Юмья мәктәбе командалары калды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз