Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
2
март, 2015 ел
дүшәмбе
Зур Сәрдектә яшәүче Ганиева Зәйтүнә апага 90 яшь тулды
Озак еллар мәктәп китапханәсендә эшләгән Зәйтүнә апа әле дә көр күңелле, зиһенле әби.Улы Рифат, килене Кадрия тәрбиясендә гомер кичерә. Олы юбилеен котлап килгән җитәкчеләребезгә изге теләкләрен теләп калды ул.
Өркештә ветераннарга юбилей медальләре тапшырылды
Өркеш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды.
28
февраль, 2015 ел
шимбә
“Хезмәт даны” газетасы призына бара торган мини-футбол ярышының беренче этабы төгәлләнде
Сигезенче ел рәттән үткәрелә торган “Хезмәт даны” газетасы призына бара торган мини –футбол ярышының беренче этабы төгәлләнде. Турнир башында барлыгы 11 команда катнашкан булса, икенче этапка аларның сигезе: Зур Кукмара - 1, Нур Баян -1, Степан Разин, Состамак, Зур Кукмара урта мәктәбе, Ворошилов, Нур Баян -2, “Ихлас” командалары үтте. Бәйге дәвам итә, уеннар ике җиңүгә кадәр бара.
Һәр якшәмбедә “Ялкын” спорткомплексында әлеге командалар көч сынаша. Рәхим итегез.
Дәваханәдә табибларга чиратка электрон юл белән язылачакбыз
Үзәк район дәваханәсендә авыруларны табибка чиратка алдан электрон язылу системасын кертү бара. Хәзерге вакытта барлык диярлек табибларга электрон кабул итү графигы төзелгән. Поликлиникадагы электрон чират терминалы ярдәмендә, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү буенча uslugi.tatar.ru порталы яисә смартфоннан “Услуги РТ” мобиль кушымтасы аша да язылырга мөмкин.
Хезмәт ветераны Рафаэль Ярмиевка Татарстан Президентының Рәхмәте белдерелде
Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен хезмәт ветераны Ярмиев Рафаэль Камал улына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.
Кызыл лаләләр янында... үлем
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына – 26 ел.
Әфган сугышы турында мәкалә язарга уйлагач, әлеге вакыйгаларда турыдан-туры катнашкан кешеләрне барлый башладым. Баксаң, ядрә шартлавын ишеткән, атышларда катнашкан батыр йөрәкле егетләребез арабызда бик күп икән. Поч. Кучук авылында яшәүче Вячеслав Сәйфетдиновка да Әфган җирләрендә йөрергә туры килгәнен күпләр белмидер әле. Җылы як табигате, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән тау итәкләре, болытларга тоташкан биеклекләр белән генә әллә ни хозурланырга алмагандыр ул вакытта. Алай да, туган якларына юллаган хатларына кып-кызыл лаләләр салып җибәрә идем, дип искә алды.
Район җитәкчесе: шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнең һәр литрына бәя 18,50 сумнан да ким булмаска тиеш
Район җитәкчесе Сергей Димитриев үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә әнә шундый таләп куелды. Шулай ук бәрәңге игүгә игътибарны арттыру, халыкны яхшы сортлы бәрәңге белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт, ит җитештерүне арттыру кирәклеге турында сөйләшенде. Бүген районыбыз узган елның шушы чорына караганда сөтне 22 тоннага күбрәк сата.
Кукмаралылар Казанда узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты
Район кулланучылар җәмгыяте, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, фермер һәм шәхси хуҗалыклар Казанда үткәрелгән ярминкәдә катнашып кайттылар. Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукцияләре – ит, сөт, ярма, яшелчәләр тәкъдим ителде. Ярминкәдә иткә, борай ярмасына, бәрәңгегә, балга сорау аеруча зур булган.
Ике ай эчендә Кукмара урамнарыннан алты мең тоннага якын кар чыгарылган
“Чиста шәһәр” оешмасы, гыйнвар аеннан башлап, Кукмара урамнарыннан 6 мең тоннага якын кар чыгарган. Юлларны, тротуарларны чистартуда һәм кар түгүдә өч КамАЗ автомобиле, ике төягеч, ике грейдер, өч Беларусь тракторы, берничә комбинацияле юл машинасы эшли.
Кукмарада гыйнвар аенда тычкан бизгәге белән авыруның дүрт очрагы теркәлгән
Соңгы вакытта безнең районда тычкан бизгәге авыруы буенча эпидемиологик хәл катлауланды –авыртучылар саны кискен артты. 2013 елда 3 очрак теркәлсә, узган ел –15 булды. Быелның гыйнвар аена инде – 4 очрак. Тычкан бизгәге белән авыру очраклары урманнарга якын урнашкан Лубян, Нырты, Яңа Комар, Пчеловод, Югары Күзмис, Югары Арбаш авылларында яшәүчеләрдә күбрәк очрый. Кызганычка каршы, тычкан авыруына каршы прививка юк, шуңа күрә һәркемнең саклануы үзеннән тора.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз