ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2015 ел
шимбә


Без, бер төркем ветераннар, районыбызның Манзарас урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән очрашып кайттык.

Сәяхәтебез иң элек мәктәп музееннан башланды. Без анда экспонатлар белән таныштык, Герой якташыбыз Сабир Әхтәмовның, Манзарас авылыннан чыккан күренекле шәхесләрнең тормыш юлларын чагылдырган фоторәсемнәрне карадык.
Районыбызда такси хезмәте күрсәтүче берничә оешма бар. Шуның белән беррәттән, такси буларак теркәлмәгән кайбер җиңел машина хуҗалары да халыкка хезмәт күрсәтә. Әлеге машиналар төзекме, хуҗалары ышанычлымы, транспорт чарасының пассажирлар йөртүгә рөхсәте бармы - күпләр бу хакта уйланып та тормый. Шуны күздә тотып, район җитәкчелеге тарафыннан әлеге төр хезмәт күрсәтүчеләргә бердәм таләпләр куелды: барлык такси машиналары да ак төстә, техник торышы яхшы хәлдә һәм махсус билгесе куелган булырга тиеш. Татарстан Республикасының дәүләт муниципаль хезмәтләр порталының “такси” бүлегенә кереп тә транспорт чарасының пассажирлар ташырга рөхсәте булуын белергә мөмкин.


Узган атнада Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры район Мәдәният йортында үзенең спектакльләрен тәкъдим ите. Көндезге сеансларда яшь тамашачылар рус халык әкияте буенча сәхнәләштергән “Морозко”, “Чуртан кушуы буенча” спектакльләрен караган булсалар, кичен исә өлкәннәргә “Шомбай” спектакле күрсәтелде.
“Зилант” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 1999-2000 елгы яшүсмерләр бокс буенча Татарстан республикасы беренчелегендә катнаштылар. Инсаф Дәүләтшин (3нче урта мәктәп) 63 килограмм үлчәү авырлыгында 3нче урынга лаек булды.
Мөхтәрәм яшькә җиткән Александра Михайлова турында язмакчы булам. 90 яшен тутыручы әбекәй, сәламәтлегеннән бер дә зарланмый, дәваханә юлын белми дисәң дә була аның турында. “Әле соңгы араларда гына аякларым сызлый башлады. Киленем дарулар алып кайтып бирә”, - диде ул.
Шушы көннәрдә район прокуроры хокук саклау органнары тарафыннан экстремистлыкка һәм террорчылыкка каршы законнарның үтәлүенә багышланган киңәшмә үткәрде. Әлеге чарада хокук саклау органнарының үткән елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, хисаплар тотылды, проблемалар барланды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде, дип хәбәр итте прокурор урынбасары Вилнур Кәримов.


Сиксәненче еллар башында оешкан ирекле халык дружиналарын (ДНДларны) күпләр хәтерлидер әле. Кулларына махсус кул бәйләвече таккан дружиначылар урамнарда, җәмәгать урыннарында булып, тәртип саклауда үзләреннән зур өлеш керткәннәр. “Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы турында”гы республика законы нигезендә “Халык дружиналары” кабат кайтарыла башлады. Тиздән Кукмарада да полиция хезмәткәрләре белән берлектә гади халык рейдларга чыгачак.



“Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә, гади дәвалау күнегүләреннән тыш, чаңгы терапиясен дә куллана башлаганнар. Мондый күнегүләр өлкәннәрнең хәрәкәт активлыгын арттыра, кәефен яхшырта икән. Алар дәвалау физкультурасы буенча тәҗрибәле инструктор Ольга Михайлова кул астында шөгыльләнәләр. Үзәк территориясе дә чаңгыда шуу өчен мөмкинлек бирә.
Туксанынчы еллар башында йомыш белән Лубян авылына барырга туры килде. Район үзәгеннән шактый читтә, йөзьяшәр урманнар, Нократ елгасы буена сыенып утырган авыл бу. Апрель башы иде. Ул чагында елга аша Лубян белән ике араны тоташтыра торган күпер юк әле. Шулай да тәвәккәлләп юлга чыктык.


2014 ел мәдәният һәм сәнгать елы булу уңаеннан күп кенә истәлекле урыннар яңартылды. Районыбыз авыллары һәм поселоктагы истәлекле, архитектура һәм табигать һәйкәлләрен, тарихи урыннарны барлау, аны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү максатыннан район газетасы тарафыннан ”Кукмараның җиде могҗизасы” дип аталган конкурс оештырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International