ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2015 ел
сишәмбе
2 март көнне Село Чура һәм Байлангар җирлекләрендә тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы уздырылды. Әлеге чаралар концерт номерлары белән үрелеп барды.

2
март, 2015 ел
дүшәмбе
28 февраль көнне Өркеш җирлегендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Җиңү Салюты” фестивале узды. Әлеге чарага Бөек Ватан сугышы ветераны нургали Корбангалиев чакырылды.
Авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Җиңү Салюты” фестивальләре дәвам итә. 27 февраль көнне фестиваль туембаш җирлегендә үтте. Әлеге чарада укучылар, укытучылар, балалар, культура хезмәткәрләре катнашты. Бәйрәмгә тыл ветераннары, ветераннар Советы рәисе һәм сәркатибы чакырылды.
25 февраль көнне Зур Кукмара җирлегендә “Җиңү Салюты” фестивале үтте. Фестивальдә укытучылар, укучылар, “Шатлык” һәм “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче балалар, мәдәният хезмәткәрләре, сәхнә ветераннары катнашты.
1 март көнне “Олимп” Боз сараенда Сафин Ф.И. истәлегенә багышланган хоккей буенча мерориаль турнир үтте. Анда Кукмара ветераннары (ВКХ), “Кукмара”, балтач, Арча хоккей командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 3 урын – Балтач, 2 урын – Кукмара, 1 урын - Кукмара хоккей ветераннары яулады.
28 февраль көнне “Олимп” Боз сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган, 2007 елда туган балалар арасында хоккей буенча турнир үтте. Турнирда “Ак Бүре” (Казан), “Биектау”, “Олимп” (Кукмара), “Союз” (Киров) командалары катнашты. Барлык командалар да матур уен күрсәттеләр, ләкин “Союз” командасы аерылып торды. 1 урында “Союз”, 2 урында “Ак Бүре”, 3 урында “Олимп” командалары калды.

Югары Ослан районында тау чаңгысы буенча Татарстан республикасы беренчелеге һәм Чемпионат үтте. “Зилант” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Искәндәр Динмөхәммәтов, Әмир Гайнанов, Алинә Гарифуллина, Алена Демидова, Лариса Наумова, Айрат Вәлиев, Азалия Нуреева, Сергей Наумовлар алтын медаль яуладылар.
Лаеш районында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" дигән республика фестиваленең зона туры узды. Анда Кукмара районыннан "Өченче яшь герое" номинациясендә Әлфинур Сабитова, "Хатын-кыз - ана" номинациясендә Зур Сәрдектән Рәмзия Хөсәенова, "Ир-ат - лидер" номинациясендә Вахиттән Нәфыйк Хөсәенов катнашты.
Чишмәбаш авылында кышны озату, язны каршылау бәйрәме булды. Шул уңайдан хоккей ярышы да оештырылды.
Зур Сәрдек мәдәният йортында тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы уздырылды. Әлеге чара концерт номерлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International