ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2015 ел
шимбә
Кул эшләренең бер төре чигү.ртенче сыйныф укучылары белән 12 февраль көнне китапханәдә кул эшләре буенча дәрес үткәрдем.Анда барлыгы 6 укучы катнашты.Мин укучыларга чигү өчен кирәк булган эш кораллары,материаллар белэн таныштырып,дөрес эш алымнарына өйрәтеп,сәнгатъкә һәм мәдәнияткә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү өстендә эш алып бардым.
Зур Сәрдек мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре берлектә "Әкият" балалар бакчасында булдык. Бакчага баруыбызның максаты - әдәбият елы уңаеннан балаларга мәдәният хезмәте күрсәтү, балаларда эстетик зәвык һәм дуслык тәрбияләү. "Урман әкияте"н сәхнәләштердек.
Вахит авылы китапханәсендә авылыбыз җирлегендә яшәп иҗат итүче бер төркем өлкәннәрне туплап, “Балкып янсын шигырь уты” дип аталган клуб оештырылды. Бу клубка барлыгы 10 лап кеше йөри. Үзләре иҗат иткән шигырь һәм бәетләрне тыңлап, үзара фикер алышып, очрашулар үткәрелә. Шигръият сөючеләр түгәрәгенә йөрүче Тимергалиева Нәзилә апа һәм Самигуллина Әлфия апалар “Наза” ансамбле чыгышы өчен такмаклар һәм шигырьләр иҗат иттеләр, алар иҗат иткән шигырьләр ансамбль репертуарында башкарыла.
Байлангар авылы китапханәсендә герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 109 ел уңаеннан “Исемең калды бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга”дигән кичә үтте, аның тормыш юлы, иҗаты буенча укучылар арасында фикер алышу булды
Янил авыл китапханәсендә 4-5 нче сыйныф укучылары белән әфган сугышында катнашкан батырларыбызга багышланган “Солдат сугышны сайлап алмый...” дип аталган презентация күрсәтелде. Барлыгы 10 укучы катнашты.
Район үзәк дәваханәсендә узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау йөзеннән киңәшмә узды. Анда Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов, район җитәкчесе Сергей Димитриев катнашты һәм чыгыш ясады
27 февраль көнне Өркеш авылында яшәүче Корбангалиев Нургали Корбангали улына 90 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Замалиева, җирлеге башлыгы Илгиз Ярмөхаметов килделәр, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырдылар һәм “1942-1945 еллардагы Бйек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” медален тапшырдылар.

26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Олыяз урта мәктәбенең балалар оешмасы татар халкының сөекле шагыйре Фәнис Яруллин исемен йөртә. Бу мәктәпкә күптән түгел шагыйрьнең урта мәктәбенә тормыш иптәше Нурсөя ханым килде. Ул ветеран укытучылар, укучылар белән очрашты, мәктәп белән танышты. Шулай ук биредә шагыйрьне искә алу булды.
Районыбызның мәктәп директорлары Самара өлкәсенең Гали авылына барып, авыл мәктәбенең эш тәҗрибәсен һәм халыкның яшәешен өйрәнеп, дуслык элемтәләре урнаштырып кайттылар.
Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча советның киңәйтелгән утырышы үткәрелде, аны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Видеоконференция режимында үткәрелгән чарада районның милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча комиссиясе әгъзалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International