ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшыруы, әлеге чарада райондашыбыз, сугыш ветераны Касыйм Дәүләт улы Дәүләтовның да катнашуы хакында хәбәр иткән идек инде.
Бүген якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбендә дә тантаналы чара узды. Район җитәкчесе Сергей Димитриев ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды.
“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар атна саен районыбызның оешма-предприятиеләренә экскурсиягә баралар. Бу юлы алар “Хыял” тегү фабрикасына килеп, андагы эшчәнлек белән таныштылар.

25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Кукмарада узган республика спартакиадасында 49 районнан килгән мең ярымлап укытучы, тренер, директор һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре чаңгыда, тимераякта узышты, волейбол, теннис, шахмат уйнады, турникта тартылды, аркан тартты.
Туембаш авылында яшәүче Гыйльфанова Галиябану Гыйльфан кызы бүген үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны гомер бәйрәме белән район җитәкчесе Сергей Димитриев, җирлек башлыгы, “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры котлады. Район җитәкчесе Галиябану апага Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.
Туембаш авыл җирлеге халкы кышның язга авышкан бер мәлендә инде матур традициягә әверелгән спартакиадага җыйналды. Быел исә бу чараны “Хезмәткә һәм яклауга әзер” (ГТО) исеме астында үткәрергә булганнар. Уеннарга ГТО нормативларына кергән чаңгыда узышу белән мылтыктан атуны да керткәннәр.
Поч. Кучук урта мәктәбенең чаңгы трассасында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Совет гаскәрләрен Әфганстан җирләреннән чыгаруга 26 ел тулуга багышланган чаңгы эстафетасы булды. Ярышларда гомуми нәтиҗәләр буенча 1нче урынга - Нырья, 2нче урынга - Ош.Юмья, 3нче урынга Поч. Кучук урта мәктәпләре лаек булды. Җиңүче команда күчмә кубок белән бүләкләнде.
28 февральдә Зур Кукмара чаңгы трассасында Илнур Сәлахов истәлегенә классик стильдә чаңгы ярышлары була. Ярышларга кече яшь категориясеннән алып, ветераннарга кадәр чакырыла. Рәхим итегез!
Ярыш киеренке төстә барды. Беренче урынны Илназ Хәлиуллин (Мәмәшир), икенче урынны Фидәил Низамиев (Күкшел), өченче урынны Ришат Вәлиуллин (Күкшел) алды. Җиңүчеләргә Күкшел мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән грамоталар, бүләкләр тапшырылды.
Каенсар авылында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган матур һәм эчтәлекле кичә үтте. Кичәдә авыл үзешчәннәре, укытучылар, укучылар катнашты. Игътибар үзәгендә Харис Мостафинның чыгышы булды. Анын сугыш турындагы шигъри юллары йөрәкләрне тетрәндерде. Кичә эзлекле һәм матур оештырылган иде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек кысаларында район ветераннар оешмасы мәктәпләрдә укучылар, сугыш һәм тыл ветераннары белән берлектә мәктәпләрдә очрашулар үткәрә. Мондый чаралар Манзарас, Чарлы, Мәчкәрә мәктәпләрендә оештырылды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International