ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2015 ел
шимбә


Быел Яз безгә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын алып киләчәк. Без 70 ел инде көнне тыныч күк, якты кояш белән башлыйбыз. Сугыш еллары артта кала бара. Тарих аны үзенең елъязмасына теркәп куйды.Ләкин бу көн күпләрнең хәтерендә мәңге саклана.
1950 еллар. Үсмер чагым. Әти сугыштан кайтмады. Миңа шушы яшемдә җимерекләр турында уйларга туры килде. Нәрсәгә тотынсам, шул юк. Аварга җиткән капка баганалары череп беткән, өсте салам белән капланган лапас, дивары яртылаш җиргә сеңгән сыер сарае бар.
Серләре ачылган архив документларына караганда, Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армиянең 5 миллионнан артык солдаты һәм офицерлары әсирлеккә төшкән. Бер миллион ярымга якынын Германиягә, махсус лагерьларга алып киткәннәр. Аларның күпчелеге ачлыктан, авырулардан, көч җитмәстәй эштән үлгән, күбесе качарга теләгән яисә каршылык күрсәткән яки буйсынмаган өчен җәзалап үтерелгән. Түбән Саксониянең (үзәге - Дрезден шәһәре) Цайтхайн шәһәрендә генә дә совет әсирләре җирләнгән 4 зират бар, анда 30 меңгә якын совет кешесе ята.


Эшмәкәр Юнысов Рамазан Касыймхан улы “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек – 2014” республика конкурсында катнашып, җиңүче исеменә лаек булды һәм Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз.
Мин үзем 1941 ел баласы, әтием дә, кайнатам да фронтның утлы-канлы юлларын кичеп кайтканнар. Сугыш белән бәйле һәр вакыйга миндә авыр хисләр тудыра.
Казан шәһәрендә 1997-1998 елгылар арасында бокс буенча чемпионат һәм Татарстан республикасы беренчелеге үтте. Тренерлар Ленар Галеев һәм Ленар Әүхәдиев кул астында шөгыльләнүче Руслан Ходайбиргәнов (49 килограмм), Тимур Валуевлар (75 килограмм) бронза яуладылар.


Чит илләрнең Россиягә каршы игълан ителгән икътисадый санкцияләре, башка тармаклар белән беррәттән, авыл хуҗалыгына да сизелерлек зыян китерде. Әмма файдалы ягы да юк түгел: кулланучылар базарында үз җитештерүчеләребезгә урын киңәйде, ит, сөт, бәрәңге, яшелчә бәяләре артты. Шуннан файдаланып, игенчелек һәм терлекчелек продукцияләрен күбрәк җитештерергә кирәк – акча саный белгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре шуңа омтыла да.


Унбиш ел вакыт сизелми дә узып киткән. Ул чакта без Олыяз урта мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев белән йорттан-йортка кереп, Бөек Ватан сугышы ветераннарын видеоязмага төшереп йөргән идек. Минем җилкәдә - видеокамера, ә Гомәр абый яннарына утырып, ипләп кенә үзләрен сөйләштерә. Дөресен әйтим, әлеге эш алдыннан мин аның ахыргы уңышына бераз шикләнеп тә караган идем. Ни өчен дигәндә, Бөек Ватан сугышы темасы үзенең актуальлелеген югалтып бармыймы икән, дип уйладым ул вакытта.


Күпьеллык намуслы хезмәте һәм предприятиенең социаль программаларын гамәлгә ашыруга зур өлеш кертүе өчен якташыбыз “Органик синтез” Казан ачык акционерлык җәмгыятенең башлангыч һөнәр берлекләре оешмасы рәисе Минһаҗев Илшат Камил улына “Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Поселокның “Пятерочка” кибете каршында һәм Гафиятуллин урамында Олыяздагы гаилә фермасында җитештерелгән сөтне литрлап сату оештырылачак. Сөтнең бәясе кибетнекеннән очсызрак булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International